Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Радик Ислямов: «Алар мәңге хәтердә»

14 февраль көнне Балык Бистәсендә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Линар Закиров истәлегенә багышланган мемориаль такта ачуга багышланган митинг узды.

Ачылышта район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, район хәрби комиссары Фәрит Ваһапов катнашты. Алар ата-аналарына, гаиләсенә, балаларына чын күңелдән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерделәр. Сүз шулай ук Линарның абыйсы Илфатка бирелде.
- Гаилә исеменнән район җитәкчелегенә, ветеран-әфганчыларга, Форпост оешмасына, яшь армиячеләргә, барысына да туганымның истәлеген мәңгеләштерү чарасында катнашканнары өчен рәхмәт белдерәм, - диде ул.
Мемориаль такта ачу хокукы Линарның әтисенә һәм абыйсына бирелде. Аннары җыелучылар чәчәкләр салдылар һәм аны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Гөлназ Нуриева.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса