Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Марс Мәгыйзов: «Егетләребезнең барысы да сау-сәламәт калдылар, гаиләләренә, якыннарына бик күп сәлам тапшырдылар»

***

Узган атнада район хакимияте инициативасы  белән  халыктан һәм иганәчеләрдән җыелган 20 тоннадан артык гуманитар йөкне ике автомашинага төяп, Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Венер улы Мәгыйзов җитәкчелегендәге делегация Украинада барган хәрби операцияләрдә катнашу максатыннан өлешчә мобилизациягә алынган районыбыз егетләренә бүләкләр, күчтәнәчләр илтеп ерак сәфәрдән әйләнеп кайттылар. Юл хәленең кыенлыклары һәммәбезгә дә билгеле. Әмма аннан нык арып талчыккан булуына карамастан, ул райондашларыбыз һәм әлбәттә инде, мобилизацияләнүчеләрнең әти-әниләре, гаиләләре, якыннары аннан куанычлы хәбәрләр көтүен истә тотып, безнең сорауларга бик теләп җавап бирергә ризалашты. 
    -Марс Венерович, исән-имин әйләнеп кайтуыгызга без дә бик шатбыз. Бүгенгесе көнне социаль челтәрләрдә бик күп яман хәбәрләр йөри. Шуңа беренче чиратта сездән бүгенгесе көнне анда райондаш егетләребезнең тормыш, яшәү шартлары һәм аларны ничек тукландырулары хакында сорашасы килгән иде.
-Иң элек шуны искәртеп үтәсем килә, Балык Бистәсеннән киткән егетләребез бүгенгесе көнне Луганск Халык Республикасының бер районында урнашканнар. Ул алгы сызыктан шактый ерак. Без әлеге республиканың гадәти район үзәгендә булдык. Егетләребезнең барысы да сау-сәламәт калдылар, гаиләләренә, якыннарына бик күп сәлам тапшырдылар. Без Украинага Бәтке авыл җирлеге башлыгы Фәнис Динмөхәммәтов белән бергә барган идек. Анда аның улы Данис тә хезмәт итә. Без булган район үзәгендә (ул Котлы Бөкәш зурлыгындагы авыл) аларның төп базалары урнашкан. Әлбәттә инде районыбызның башка, күп кенә авылларыннан чакырылган егетләр аннан 5, 8, 10 километр ераклыкта тирә-юньдәге торак пунктларга таратылганлыктан, безгә хәрби постлар аша үтеп алар янына барырга рөхсәт итмәделәр, читкә чыгу рөхсәт ителми. Ә менә үзләре командирлары белән еш кына якташларыбыз янына барып йөриләр. Алар мондый очракта үзләрендә булган транспорт чараларыннан файдаланалар. Еш кына хат, посылкаларны, кирәкле азык-төлек товарларын, күчтәнәчләрне илтеп сөендерәләр. Без үзебез белән егетләребезгә өч автомашина (ике “Нива”, бер “УАЗ” - «буханка») һәм палаткаларны җылыту өчен 20 ләп тимер мичләр алып барган идек. Күргәннәребездән чыгып шуны әйтәсем килә, райондашларыбыз өчен борчылырлык сәбәп юк. Кием-салым, сугыш кирәк-яраклары, азык-төлек товарлары белән тәэмин ителеш тиешле нормаларга туры килә. Егетләребез бернигә дә мохтаҗлык кичерми. Туклануга килгәндә, аны һич кенә дә начар димәс идем. Гадәти хәрби хезмәттәге төсле аларны билгеле бер вакытта өч мәртәбә тукландыралар. Күрше авылларда урнашкан подразделениеләрдән әле артып калган бик күп ризыкны кире алып кайтканнарын күрергә туры килде. Кыскасы, егетләребезнең яшәү, тормыш хәлләренә бер дә тел-теш тидереп булмый. 
-Ә җиңел машиналар аларга ни өчен кирәк, бүгенгесе көнне сугышчан техника юкмени соң?
 -Бүген хәрби операциягә бер катнашы булмаган көнкүреш йомышлары өчен, әйтик кибетләргә, күрше авылдагы хәрби частьләргә олы сугышчан техника белән күпләрнең игътибарын җәлеп итеп йөреп булмый бит инде. Шуңа күрә егетләребез җиңел машина белән хәрәкәтләнүне уңайлы һәм күпкә куркынычсыз дип исәплиләр.  Ул читтән гадәти тормышны хәтерләтә. Ә егетләр “Нива” машинасын бик сөенеп кабул итте. Егетләребез дип гомумиләштереп әйтүем, аларның подразделениеләрендә күрше Саба, Мамадыш, Югары Ослан, Кукмара районнарыннан чакырылган егетләр дә күп. Анда алар бер-берсе белән дуслашып, туганлашып беткәннәр инде.
Мобилизацияләнгәннәрнең яшәү шартлары хакында Фәнис Динмөхәммәтовтан да сораштырып улы һәм авылдашлары турында фикерләре белән кызыксындым.
 

Дәвамын безнең газета битләрендә укый аласыз.

Идрис Аметов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса