Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Максим Трущин: «17 апрельдән 10 майга кадәр учак ягу, коры үлән һәм чүп-чар яндыру катгый тыела»

17 апрельдән 10 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим игълан ителде.

 Бу чорда коры үлән һәм чүп-чарны яндыру, ачык утта-учакларда һәм мангалларда ризык әзерләү тыела. Бу хакта видеоконференция режимында узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында сүз барды.
- 17 апрельдән 10 майга кадәр учак ягу, коры үлән һәм чүп-чар яндыру катгый тыела. Бу бигрәк тә шимбә өмәләрен үткәргәндә актуаль булачак. Шуңа күрә әлеге чараларны контрольгә алуыгызны һәм өмә барышында чүп-чарны яндыруга юл куймавыгызны үтенәм. Һәр районда янгын күзәтчелеге, җирле үзидарә органнары, ирекле янгын күзәтчелеге хезмәткәрләреннән профилактик төркемнәр булдырылган. Бу коры үләннән һәм чүп-чардан вакытында арынуны, табигый янгыннарны булдырмау, билгесез урыннарда чүп-чарны яндыруны, шулай ук янгыннарны вакытында ачыклау өчен эшләнде, - диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе башлыгы Максим Трущин.
Коры үлән һәм чүп-чарны яндыру аркасында чыккан янгыннар  барлык янгыннарның 31 процентын тәшкил итә.
- Язгы-җәйге янгын куркынычы чоры башыннан районда 16 янгын булды. Шуларның унысы коры үләнне яндырудан килеп чыккан.  Шушы чорда 4 янгын булды, үлән яндыруга юл куелмады. Хәл бик киеренке, - диде янгын-коткару гарнизоны начальнигы Альмир Шәфигуллин.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов җаваплы затларга, аерым алганда, тормышны тәэмин итү объектларында, авыл хуҗалыгы берәмлекләрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүне контрольгә алуны, биотермик чокырлар территориясен тәртипкә китерүне йөкләде.
Балыкбистәлеләр, көнкүрештә ут белән эш иткәндә сак булыгыз. Исегездә тотыгыз, ут кагыйдәләрне санга сукмаган кешеләр өчен аяусыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса