Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Максатлар - бер, гамәлләр төрле

Узган атна ахырында районыбыз биләмәсендә иң эре авыл җирлекләреннән исәпләнгән Котлы Бөкәш авыл җирлеге үзидарәсе советының чираттагы утырышы узды.

Аның эшендә муниципаль район башлыгы Радик Ислямов белән районның әйдәүче оешма, учреждениеләре һәм бүгенгесе көнне авыл кешеләрен аеруча нык кызыксындырган әһәмиятле служба җитәкчеләре  катнаштылар.
Утырышта  авыл җирлеге башлыгы Рәшит Нәҗипов узган ел башкарган эшләрен тирәнтен анализлап агымдагы елга бурычлары хакында хисап тотты. Чыннан да, бүгенгесе көнне Котлы Бөкәш авыл җирлеге районыбызда иң эреләрдән исәпләнә. Ул биредә дүрт авылны берләштерә һәм аларда барысы 1798 кеше яши. Иң сөендергәне, халык саны, балалар туу кимеми. Элеккеге чорлардагы кебек аларның  барысының да бердәм булып, бер-берсенә булышып эшләүләре бүген күпләрне сокландыра. Авыл җирлеге җитәкчесенең доклады икътисадый һәм социаль әһәмияткә ия булган мәгълүматларга шактый бай булды, ул барлык тармак эшчәнлеген  дә тирәнтен анализлап үз бәясен бирде. Без дә артык тирәнгә кермичә кайбер саннарны укучыларыбызга бәян итәргә булдык. Биредә салым түләү планнарын арттырып үтәүләре һәм бүген үзләренең төп яшәү чыганагы булган үзара салымны 348 мең сум күләмендә җыеп, дәүләт ярдәме белән бергә аның гомуми суммасы бер миллион 740 мең сум тәшкил итүе нык куандыра. Аның һәр тиене файдалы һәм кирәкле максатта файдаланылган. Шушы җирлектә яшәүчеләрнең тормыш, көнкүреш шартларын яхшыртуга сарыф ителгән. Гомумән алганда хисап чыгышы эчтәлекле һәм бай булды. Аның буенча залда артык сүз куертучылар да табылмады. Ә менә авыл җирлегендә яшәүче яшүсмерләрне спортка тарту, барлык халык файдасына эшләнәсе гамәлләр һәм башка кайбер сорау-тәкъдимнәр күп иде. Аның бер ишесен район башлыгы Радик Ислямов та үз контрольлегендә тотарга ышандырды. 

(Тулысынча газетадан укый аласыз)

Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев