Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Луиза Ананьева: «Сез безнең таянычыбыз һәм яклаучыбыз»

Хәтерлим, балачакта бәйрәмнәргә без котлау открыткалары яза идек. Мин кече сыйныфларда укыганда мәктәптән соң билгеле бер көнне бабам янына барам.

Ә ул инде мине киләсе бәйрәмнәргә сатып алынган яңа открыткалар белән көтеп тора. Әле буяу исе килеп торган матур открыткаларга котлау сүзләре язу, аннары аларны барысын бергә почта ящигына салу миңа шундый  ошый иде. Кайвакыт аларның саны иллегә җитә. Балачагымның күңелле, истә калырлык хатирәләре өчен мин бабаема бик рәхмәтле.
Һәм менә бүген, Ватанны саклаучылар көне алдыннан мин дә открытка язарга булдым.
Кадерле ир-атлар, сез безнең таянычыбыз һәм яклаучыбыз! Бу көн - Ватанын,  якыннарын, киләчәген саклаучы, көчле һәм батыр ир-атлар көне. Сезнең бернинди каршылыклардан да курыкмый алга баруыгызны һәм билгеләнгән максатка кыюлык белән ирешүегезне телим, чөнки ир-егетне болар барысы да чыныктыра гына. Әйдәгез, бүген, ир-егетләрне үзләренең батырлыкларын намуслары белән данлаган,  Ватаныбызны саклап бөтен дөньяга танылган бабаларыбызны искә алыйк! Без алар белән, аларның батырлыклары белән горурланабыз, балаларыбызны алар үрнәгендә тарихыбызны яратырга өйрәтәбез! 
Ә хәзер малайларга, егетләргә әйтәсе килгән сүзем: намуслы кешеләр булыгыз, сүз биргәнсез икән – үтәгез, булдырам дисез икән – эшләгез, яратам дисез икән – яратыгыз! Башкача булырга тиеш тә түгел, бу чын ир-ат булу дигәнне, үз сүзләрең һәм эшләрең өчен җаваплы булу дигәнне аңлата!
Бу бәйрәм һәрвакытта да батырлык, фидакарьлек, хөрмәт һәм намус символы булачак. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса