Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Луиза Ананьева: «Газетаны үзенең укучысыннан башка күз алдына китерүе дә кыен»

19 майда Татарстан журналистлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Матбугат көнен билгеләп үтәләр.

Журналистлар һәрвакыт күләгәдә булсалар да аларның абруе мәгълүмат бирүнең оперативлыгыннан һәм чыганаклар белән эшләү осталыгыннан тора. Җәмгыятьнең барлык өлкәләренең динамик үсеше матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр тармагы эшенә яңа таләпләр куя. Журналистлар мәгълүматларны нинди генә формада тәкъдим итсәләр дә аны тиз, ышанычлы, кызыклы һәм профессиональ рәвештә эшлиләр.
Матбугат көне уңаеннан каләмдәшләремә, язмышын журналистика, газета белән бәйләгән хезмәттәшләремә саулык, гаилә тынычлыгы, иҗат уңышлары телим. Безнең коллективта хезмәт куйган ветераннарыбызга җылы бәйрәм хисләрен, олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Район тормышы белән яшәп безгә һәрдаим яңа мәгълүматлар җиткереп торган, газетаны матур язмалар белән баеткан актив хәбәрчеләребезгә дә ихластан рәхмәтлемен. Корноуховодан Гүзәл Хәбибуллина, Яңа Арыштан Рәзилә Мөхәммәтрәхимова, Казан шәһәреннән Нәзирә Гыйззәтуллина, Балык Бистәсеннән Светлана Кутлина кебекләрнең язмаларын күпләр кызыксынып, яратып укый, көтеп ала. Газетаны  үзенең укучысыннан башка күз алдына китерүе дә кыен. Димәк, безнең бәйрәм ул сезнеке дә, хөрмәтле әбунәчеләребез! Бердәм булып, аралашып, хәбәрләшеп яшик! Бәйрәмебез мөбәрәк булсын! 

 

Автор Луиза Ананьева.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса