Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лилия Кәримуллина: «Бик күпләрдә кызыксыну уята бу күргәзмә»

Үткән атнада район мәдәният йортында кабак бәйрәме һәм бишек җырлары бәйгесе узды.

Мул уңышлы көз үз кочагына матур бәйрәмнәрне дә җыйган. Хәер, аны халкыбыз үзе тудыра. Хезмәт куеп үстергән җиләк-җимешләр, яшелчәләрдән табыннарның сыгылып торуы  бәйрәм шатлыгы түгелмени?! Әнә соңгы яшелчәләр булып бакчадан кергән олпат кабаклар үзе генә ни тора! Кочакка сыймас зурлары да, кояш кебек янып торган кызгылт-сары төсләре дә бар. Уңган хуҗабикәләр аннан нинди генә сый әзерләми. Мәдәният йорты фойесында оештырылган күргәзмәдән боларның барысын да күрергә мөмкин иде. 
–Кызларыбыз бик тырышлар, булганнар. Бизәкләп пешерелгән бәлеш, пироглар, өчпочмаклар, хәтта мантыйларга кадәр кабактан әзерләнгән. Менә болары кайнатмалар, соклар, – дип күргәзмә белән таныштыра Балык Бистәсе районы татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәхимә Рәшитова.
–Кабакның файдасы бик күп. Файдалана белергә генә кирәк. Аннан җаның ни тели, шуны әзерләргә мөмкин. Күргәзмә була дигәч бик теләп катнаштык, – дип сүзгә кушылды Котлы Бөкәш авылы китапханәчесе Диләрә Сәхапова. 
Чыннан да китапханәчеләр, мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы коллективлары бәйрәм чарасына бердәм һәм зур көч куеп әзерләнгәннәр. Кабактан ясалган эшләнмәләргә, композицияләргә килгәндә, иҗат җимешләре чын могҗизага тиң. Һәркем күңелендәге бай фантазиясен эшкә җиккән. Уттай янып торган кабаклар “киенеп” төрле рәвешкә кергәннәр. Пешерелгән тәм-томнарның иге-чиге юк, киптерелгән кабак чәе, цукатларга кадәр бар. 
– Район күләмендә беренче мәртәбә генә үткәрүебез түгел, без аны икенче төрле “кабак бәйрәме” дип тә йөртәбез. Бик күпләрдә кызыксыну уята бу күргәзмә. Исең китеп карарлык, матурлыкны тудыра алган катнашучыларга ихлас рәхмәтемне җиткерәм, – ди район социаль мәдәни-сфера бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина. 
Әйе, мактаудан гайре сүз юк, оештыручыларга “Афәрин, булдырасыз”, диясе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса