Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лариса Крюкова: «Укытучы – һөнәр түгел, укытучы – яшәү рәвеше»

Лариса Юрьевна Крюкова 26 ел Балык Бистәсе мәктәбендә (хәзер гимназия статусына ия) рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

Лариса Юрьевна районның әйдәп баручы укытучыларының берсе. 2013 елда ул «Татарстан Республикасы Ел укытучысы-2013» республика конкурсында катнашып лауреат булды. Бу аның өчен бик  мөһим һәм әһәмиятле вакыйга. Татарстан Республикасының атказанган укытучысын районда педагог һәм остаз елын ачу уңаеннан узган тантаналы чарада да хөрмәтләделәр.

– Лариса Юрьевна, Сез ничек җиңүгә ирештегез? Шул турыда сөйләгез әле.
– Бу конкурс һәр укытучы өчен бик мөһим. Күп вакыт таләп итсә дә, анда катнашу бик күп нәрсә бирә: һөнәри осталык арта, яңа идеяләр барлыкка килә, шәхси үсеш бара, барысы бергә бу үз көченә ышаныч бирә. Казанның 39нчы мәктәбендә ачык дәресләр биргәндә, минем өчен иң мөһиме җиңү түгел, ә балаларга уй-ниятләремне җиткерү иде. Бөтенләй таныш булмаган укучыларга минем белән эшләү кызык икәнен, алар минем идеяләремне хуплавын күргәч, аралашу процессы безне мавыктырды һәм дәрес җиңел үтте. Менә шул, мөгаен, мине җиңүгә алып килгәндер.
– Укытучы һөнәре даими камилләштерүне, белемнәрне яңартуны, һөнәри дәрәҗәне системалы рәвештә күтәрүне таләп итә. Педагогик осталыгыгызны камилләштерү өчен сез нәрсә эшлисез?
– Мин көн саен коллегаларымнан, укучыларымнан өйрәнәм, үзлегемнән укыйм, квалификация күтәрү курсларын узам. Хәзер интернет киңлекләрендә күп яңалыклар, күп төрле педагогик идеяләр табарга мөмкин. Ләкин кешегә эшләгән эше ошасын өчен, үз һөнәрен яратырга тиеш дип саныйм. Мәхәббәт һәм кызыксыну булмаса, укытучы булып эшләп булмый. Ул үзен уңайсыз хис итәчәк. Укытучының үз фәненә булган мәхәббәте укучыларга күчә, алар бу кызыксынуны күререгә тиеш, балаларны укытуда бу иң мөһиме дип саныйм.  
Балалар укытучының күңел хәләтен тиз тоялар. Әйе, кайвакыт мәктәпкә кәефсез киләсең. Ләкин, ничек кенә тырышсаң да балалардан моны яшерә алмыйсың. Дәресләр алып барганда барысы да онытыла, чөнки балалар белән сөйләшүгә, бу процесска кереп китәсең.
Минем тормыш девизым “Укытучы – ул һөнәр түгел, ул яшәү рәвеше”. Бу барлык нәрсәләрне үз эченә ала: гадәт, тәртип, үзеңне укытучы итеп мәктәптә генә түгел, ә аннан тыш та хис итү һәм бу күп нәрсә йөкли. Мин берничә сүз әйтүгә, бөтенләй чит кешеләр миңа “Сез укытучы” дип әйтәләр. Мин аларның моны ничек белүләренә һәрвакыт гаҗәпләнәм.
Мин үземне балаларны тәрбияләүгә багышладым һәм бу һөнәрне сайлаганыма бер дә үкенмим. Кайвакытта мин тагын нинди сфераларда эшли алыр идем икән дип уйлыйм. Башыма бернәрсә дә килми, чөнки бу балалар белән генә бәйле булырга тиеш. Мин үз хыялларымны, планнарымны, теләкләремне тормышка ашыра алдым, мин укытучы буларак үз максатыма ирештем.
– Укытучыларыгызның кайсысы Сезнең остазыгыз булды?
– Минем өчен үрнәк – сыйныф җитәкчем, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анна Алексеевна Плошкина. Ул һәрвакыт сабыр һәм тыныч иде. Мин аның тавыш күтәргәнен беркайчан да ишеткәнем булмады. Аның дәресләре минем һөнәр сайлавыма тәэсир итте дә инде.
 

 

Автор Тансылу Мингазова.

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса