Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кыяр уңышын арттыру серләре

Тирән белемле, тәҗрибәле табиб авыруның кыяфәтенә, сулышына, йөрәк тибешенә нигезләнеп аңа төгәл диагноз куя алган кебек, тәҗрибәле бакчачы да үсемлекләренә бер караш ташлауга, аларга нинди ярдәм кирәклеген дөрес чамалый.

Хәлләренең мөшкелләнүе турында сөйләп бирергә телләре булмаса да, үсемлекләр моны белдерүнең җаен табалар: үсешләре тоткарлана, яфраклары агара, саргая яки каймаланып кабарына, сабаклары кипшенеп сынучанга әйләнә, җимешләре вагая, кәкре-бөкре кыяфәткә керә, тәмсезләнә. Әгәр бакчачы, культураларга кайсы матдә яки шарт җитмәгәндә, нинди үзгәрешләр күзәтелүен алдан белеп торса, аларга ашыгыч ярдәм күрсәтеп, мул уңышны саклап кала ала.

Мисал өчен барыбыз да яратып үстерә торган кыярны алыйк. Теплицада яки ачык грунтта үстерүгә карамастан, тирессез җиргә утыртылса яки вакытында ашланмаганлыктан, туфракта азот җитмәсә, кыярның төп һәм ян сабакларының үсеше әкренәя, яфракларының түбәндәгеләре саргая, корый, калганнары аксыляшькелт төскә керә, яңа яралганнары вак була, кыярларының төпләре юаная, чәчәкле ягы очлаеп килә, ул формасы белән орчыкка охшый, кайберләре кәкрәеп, тутый кош томшыгы рәвешен ала, тәмнәре бозыла, хуш исләре югала. Әгәр түтәлегезгә черемә җитәрлек салынып, түтәл хәтта тирес өеме өстендә утырган килеш тә мондый үзгәрешләр барлыкка килсә, сәбәбе магний белән тимер җитмәгәнгә күрә азотның начар үзләштерелүенә бәйле. Тиз арада яфрак-сабак өсләренә микроэлементлар эремәсе бөркеп, төпләренә нитроаммофос кебек ашлама кертү зарур. Юкса, яфраклар гөмбәз рәвешенә кереп, аларның кырыйлары башта агарачак, соңрак каралачак, нәтиҗәдә кыяр үрмәсе тәмам хәлсезләнеп, һәлакәткә дучар булачак.

Кайвакыт бу хәлнең киресе күзәтелә. Әйтик, кыяр үсентеләре "котырып үсә": сабаклары юан, яфраклары гаҗәеп эре, үзләре кара-кучкыл яшел төстә, ә чәчәкләре юк дәрәҗәсендә, уңышы мәче төкереге чаклы гына. Әлеге хәлне җайга салу өчен, кыярны сугарганнан соң суперфосфат эремәсе белән тукландыру яисә түтәлдәге үсемлекләр астына агач көле төнәтмәсе сибү зарур. Җәйнең икенче яртысындагы кызу көннәрдә кыярларыгызның төбе нечкәреп, очы шарсыман түгәрәкләнеп килеп, груша рәвешенә керә башласа, яфракларының чит-читләре каймаланып агарып чыкса һәм, су сибүгә карамастан, үзләре шәлперәеп тора башласа, тиз арада калий ашламасы кертү мәҗбүри. Җәй башы - сабак үстерү чоры, шунлыктан азотлы ашламалар: тавык, сыер тиресе, чүп үләннәре, кычыткан ачыткылары белән тукландыру отышлы, әлбәттә. Әмма баланс дөрес саклансын өчен, кыяр утырткан чакта ук, чокыр төбенә чамасын белеп кенә көл яки калийлы ашлама салып калдырырга онытмыйк. Күпләп кыяр өлгергән чорда, бу яшелчәгә азоттан бигрәк, фосфор белән калий, микроэлементлар күбрәк таләп ителә. Шунысын да онытып җибәрмик: көннәр көзгә авышкан мәлдә төннәрен шактый суыта, ә температура түбән булганда, калийны үсемлекләр начар үзләштерә. Нәтиҗәдә, уңыш кисәк кими, хәтта кыяр яралгылары саргаеп ката яки коела башлый. Бу очракта кыяр яфракларына һәм сабакларына әче күкертле калий эремәсе бөркергә киңәш итәләр. Шәхсән үземнең теплицадагы кыярларым былтыр октябрь башында да уңыш бирде, аларга суны җылытып кына сиптем, ун көнгә бер мәртәбә тирес-үлән ачыткысы белән ашладым, төпләренә коры агач көле кертә бардым. Көзгә кергәч фужер сыман нечкә билле кыярлар күренгәли башларга мөмкин. Көндезге һәм төнге температураның аермасы зур булу, шуның өстенә, салкын су сибү нәтиҗәсе ул. Туфракта фосфор җитәрлек булмаганда да мул уңышка исәп тотып булмый, чөнки сабаклар начар үсә, яфраклар вагая, башта карасу яшел төскә керә, аннан соң кибеп корый.

Бакчага атнасына бер мәртәбә ял көнне генә килүчеләр тамчылап сибү алымын кулланмаса, түтәлләреннән дуга сыман булып кәкрәйгән, кирәгеннән артык юанайган яки озынайган кыярлар гына җыеп алачаклар. Туфракның өске катламы бик нык коргаксуга "үпкәләгән" кыяр сорау билгесенә, уракка охшаш, ә тәме әремдәй ачы була. Болай килеп чыкмасын өчен, кыярларны мул итеп сугарганнан соң, дымны озаккарак саклау максатыннан түтәл өстен үлән, черемә, һичьюгы, пычкы чүбе белән мүлчәләп кую отышлы. Каядыр барырга кирәк һәм су сибү мөмкин түгел икән, биш литрлы пластик савытларның бөкеләренә вак тишекләр ясап, түтәлнең берничә җиренә башы белән батырып кую, төбен кисеп, эченә җылы су тутыру сорала.

Сүз уңаеннан, үсентегә ашыгыч ярдәм таләп ителгән очракта, тамырдан тыш тукландыру (файдалы эремәне яфракларга һәм сабакларга бөркү) аңа тизрәк файда китерә, әмма составның микъдары бик нык киметелергә тиеш. Ә тамырдан тукландыруның нәтиҗәлелеге озаккарак җитә.

Теплицага үзлектән серкәләнүче кыяр гибридларын утырту отышлырак. Гибридның төп сабагы да, ян сабагы да бердәй уңыш бирергә сәләтле. Уңышны арттыруның тагын бер сере - теплицада углекислый газ күләмен арттырудан гыйбарәт. Моның өчен теплица эчендә яңа тирес, печән яки чүп үләне салынган сулы савыт торса әйбәт. Болардан бүленеп чыккан газлар серкәләнүгә, яралгы ясалуга булышып, уңышны бермә-бер арттыра. Сортларның төп уңышы янсабакларда ярала, төп сабакта серкәләндерүче ата чәчәкләр күбрәк була. Ачык грунтта үскән, бал кортлары, бөҗәкләр серкәләндергән сортларның кыяры тәмлерәк, әлбәттә. Мин кортларны җәлеп итү өчен, үсемлекләр өстенә әледән-әле баллы ширбәт сипкәләп узам.

http://www.saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X