Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Корноухово мәдәният йорты үзенең кечкенә дусларын “Чыршы янында бәйрәм” гә җыйды

Тамаша залында – сихри кышкы урман, шунда ук чыршылар җемелдәшеп, күз кыса!

 

Яңа, җылы мәдәният йортыбызга күчкәннән бирле, ел саен гыйнвар башында балаларга Чыршы бәйрәме үткәрү безнең өчен күркәм традициягә әйләнде. Быелгысы ел да искәрмә булмады. Бүген Корноухово мәдәният йорты үзенең кечкенә дусларын янә “Чыршы янында бәйрәм” гә җыйды. 


Матур итеп бизәлгән зал, җемелдәшеп басып торучы матур төз чыршылар, бер капчык бүләк белән беррәттән, Кыш бабай белән Кар кызы каршы алды бүгенге кунакларны. 
Бәйрәм башлануга, Кар кызы балаларны әкияти тылсымлы дөньяга алып кереп, бәйрәм мохитенә чумдырды. Залда Кыш бабай күренү белән чыршы тирәсендә җырлы-биюле, әйлән-бәйләнле чын бәйрәм тамашасы башланды. 


 Балалар Кыш бабайга рәхәтләнеп үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар, әйлән-бәйлән йөрделәр, шигырьләр сөйләделәр, уйнадылар. Матур традиция буенча, бәйрәм ахырында балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырылды. Кыш бабай кулыннан алынган бүләкләр балаларга шатлык хисләре өстәде! 
 Бүгенге бәйрәм бик күңелле рухта үтте. Ә без исә үз чиратыбызда әлеге күркәм чарабыз белән нәни дусларыбызга гына түгел, аларның әти-әниләренә дә уңай хисләр һәм бәйрәм кәефе бүләк итә алганбыздыр, дигән өметтә калабыз.

Гүзәл Хәбибуллина
Корноухово мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X