Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлсубино мәктәбенә педагогларны кунакка чакырдылар

Бер бала дөньяга аваз салуга, аның янына өч фәрештә килгән ди, имеш. Беренчесе: “Син гомер буе яшь калырсың, чөнки синең янәшәңдә һәрчак балалар булачак”, дигән.

  Икенчесе: “Синең уйларың һәм күңелең һәрчак матур булачак, чөнки йөрәгеңне балаларга бүләк итү - иң изге эш”, дип өстәгән. Өченчесе: “Син үлемсез булачаксың, чөнки гомереңне синең укучыларың дәвам итәчәк”, дигән матур сүзләр әйткән. Кинәт кенә дүртенчесе - усалрагы килеп чыккан да: “Син гомер буе дәфтәр-көндәлекләр тикшерәчәксең, эш сәгатең төшке ашка кадәр 8 сәгать булса, төшке аштан соң 8 сәгать тәшкил итәчәк, барлык уйларың бары мәктәп  турында гына булачак, син мәңге тынгылык күрмәячәксең! Сайла!” дип сөйләнгән. Билгеле инде, соңгысының сүзләрен игътибарсыз калдырып, кеше (тууга ук!) барыбер  үтә җаваплы, күп көч таләп итә торган хезмәт – укытучы һөнәрен сайлаган. 

у мәзәкне елмаеп укысак, тыңласак та, анда укытучы хезмәтен чагылдырган чын дөреслек ярылып ята. Әйе, укытучы эше күптармаклы: дәрескә әзерләнү, югары дәрәҗәдә дәрес үткәрү, электрон көндәлек тутыру, сыйныфтан тыш тәрбия чаралары оештыру, ата-аналар белән аралашу, балалар белән экскурсиягә чыгу, төрле массакүләм спорт, тәрбия чараларында катнашу... Әбиләр әйтмешли, “Эшнең чуты-кырые күренми”. Моннан тыш әле өйгә ияреп мең төрле язу-сызу эше кайта. Һәммәсе дә, әйткәнемчә, үтә җаваплы, күп көч таләп итә торган хезмәт. Шул хезмәтне яратып, бөтен күңелен биреп эшләүчеләр, шөкер, шактый…  
Белгәнебезчә, 2023 ел Рәсәй Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә «Педагоглар һәм остазлар елы» дип игълан ителде. 
Шул уңайдан, 25 февраль кичендә Балтач (Юлсубино) мәктәбенә республикабызның төрле уку йортларында белем һәм тәрбия бирүче педагогларны кунакка чакырдылар. Иң мөһиме – алар барысы да Балтач (Юлсубино) мәктәбен тәмамлаган кызлар һәм егетләр! Әйе, бүгенге көндә кемнәрдер авыл мәктәбендә тиешле белем бирелми дип көлемсерәргә, балаларын шәһәрнең бер читеннән икенче читенә йөртергә, кулъяулык алыштырган кебек мәктәп алыштырырга, “текә” мәктәпләр сайларга мөмкиннәр. Әмма белем алырга теләгән кеше гади авыл мәктәбендә дә тиешле белем һәм тәрбия ала, җәмәгать! Әлеге сүзләрнең дөреслегенә кунакка, кичәгә килгән һәр кеше тагын бер кат инанып кайтып китте... 
Чыннан да, күп еллар мәктәп директоры булып эшләгән Гариф Шәйдуллин һәм аның көчле командасы башлаган хәерле эшләрне бүгенге көндә Нияз Гарипов һәм аның булдыклы командасы дәвам итә. Кичәгә килгән һәр кунак та төрле буын җитәкчеләрен, укытучыларын зурлап, хөрмәтләп искә алды. Һәр җитәкченең, остазның бүгенге көнгә кадәр мәктәпнең төп юнәлешен саклап: ныклы белем һәм милли тәрбия бирү юнәлешендә уңышлы эшләп килүен ассызыклады. Ихлас, рәхәт итеп һәр сыйныф җитәкчесе, һәр укытучы турында әллә никадәр матур хатирәләр, истәлекләр сөйләде.
Инде әлеге чараның төп оештыручысы - Балтач (Юлсубино) китапханәсе мөдире Нәзирә апай Шәмсиевна турында да җылы сүзләр әйтеп китү кирәктер...
 

Автор Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина).

Дәвамын газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X