Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлсубино авылында “Җырлыйк әле” тамашасы үтте

Әле күптән түгел генә авылдашыбыз, шагыйрь Равил абый Фәйзуллин Юлсубино авылы мәктәп бинасында үзенең салон-музее ачылу тантанасы белән бөтен җөмһүриятебезгә авылыбызны таныткан иде.

 

Ә инде бу атна башында авылыбыз китапханәсе урнашкан мәктәпнең икенче катында китапханәче Нәзирә Минеханова авылдашларны янәдән кавыштырды. Сәбәбе – күп еллардан бирле зәңгәр экраннар аша без яратып карый торган “Җырлыйк әле” тапшыруының үзебезнең җирлектә оештырылуы. Нәзирә апа тиктормас, оештыру һәм иҗади сәләте ташып тора торган ханым. Халык телендә андыйларны “ут борчасы”, диләр.

Гөлшат апа Зәйнәшева иҗатына багышланган тапшыру–тамаша авторның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырудан башланып китте. Уенчылар – Илсөяр Гарифуллина, Нияз Гарипов, Гөлшат Гыйлемханова – кыска ноталардан ук җырларны танып бәян итеп бардылар. Алай гына да түгел, һәр җыр уенчылар һәм тамашачылар белән берлектә башкарылды.

Рәшит Сөниевнең баянда сыздырып уйнавы чараны тагын да ямьләндереп җибәрде. Тамашаның һәр элементы, детале нык уйланган. Оештыручы тарафыннан күп хезмәт куелган. Нәзирә апа чараның матур килеп чыгуына сөенеп: “Уенчыларга, хезмәтемне олылап килгән тамашачыларга, бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән һәрбер кешегә зур рәхмәт. Гөлшат апа Зәйнәшева сүзләренә язылган җырлар да, халкыбыз җырлары да онытылмасын иде”, - диде.

Авыл төркемендә әлеге чараның оештырылуы турындагы хәбәр 3-4 сәгать кенә алдан куелса да, тамашачылар күп иде. Аларның һәркайсы рухи азык алып, кичәнең һәм киченең матур үтүенә куанып таралышты.

Илзирә Кәримуллина,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса