Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлсубино авылында “Чана шуу- кышкы Сабантуй” бәйрәме булып узды

Узган атна азагында Юлсубино авылында чираттагы тапкыр “Чана шуу- кышкы Сабантуй” бәйрәме булып узды.

 Бу чара авыл кешеләре арасында гына түгел, районда яшәүчеләр өчен дә көтелгән матур бәйрәмгә әверелде.
“Ашаган белми тураган белә”, диләр бит. Шуны күздә тотып, тугыз ел элек бу чараның башында торучы, төп оештыручыларның берсе авыл имам-хатыйбы Фирдинанд хәзрәт Хәкимов белән аралаштык.
–Быел бу чараны билгеле бер сәбәпләр булган өчен үткәрми торыйкмы дип тә уйладык. Киңәшләшә торгач уздырырга булдык. Без ел саен анда өйлә намазын укып әрвахларны искә алып, дәүләтебезнең үсеше, аның халкы, җитәкчеләре өчен дога кыла идек. Бүгенге көндә мәчетләрдә булсынмы, аерым намазлардамы – махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм мобилизацияләнүчеләрнең исәнлегенә дога кылмыйча калмыйбыз. Бу юлы да шулай булды, Раббыбыз кылган догаларны, гамәлләрне кабуллардан кылсын, – диде ул. 
Ә чарага килгәндә аның узган еллардагы уртаклыклары белән беррәттән аерымлыклары да җитәрлек булды. Бәлки шимбә көн уздырылу сәбәпле, башланганда кеше башка еллар белән чагыштырганда азрак тоелса да, тора бара мәйданда катнашучылар саны артты.
Бәйрәмгә район башлыгы Радик Ислямовның, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, “Кулон” җәмгыяте генераль директоры Альберт Фәхретдиновның кар чаналарында (снегоход) килүләре үзе бер игътибарга лаек. Шулай ук кунаклар арасында, күрше авыл җирлекләре башлыклары, шәһәрләрдән кайтучылар бар иде.
Чараның бәйрәм өлешен оештыруда район, Казаклар Чаллысы һәм Юлсубино мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм башка бик күпләр үзләренең лаеклы өлешләрен керткәннәр. Җырлар, биюләр, төрле уеннар, ярышлар бер-берсенә ялганып барды. Искән җилнең салкыны да сизелмәде кебек.
Зәңгәр Күл авылыннан Шәйхелислам Сафин берничә ел бәйрәмдә үз аты белән килеп балаларны, олыларны сөендерә. Чук сөлгеләр белән бизәлгән ат быел да авылның йөзен югалтмаган матур бер өлге булды.

 

Дәвамын газета битләрендә укый аласыз.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса