Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлсубино авылы мәдәният йортында Нурания Җамалиның “Минтимер һәм аның дуслары” нәфис фильмын тәкъдир итү кичәсе булды

Бүгенге көндә “Авыл клубында фильм күрсәтәләр икән” дигән хәбәр белән берәүне дә гаҗәпләндереп булмый.

Чөнки өйләрлебездә теләсә кайсы каналдан уңайлы вакытта җаның теләгәнне карау мөмкинлеге бар. 
Ә менә көндезге эш кайнаган вакытта, җитмәсә коеп көзге салкын яңгыр яуганда, үзәк урамны тутырып кинофильм карарга дип баручыларны күргәч, кайберәүләр гаҗәпкә калгандыр.
12 нче ноябрь көнне Юлсубино авылы мәдәният йортында Нурания Җамалиның “Минтимер һәм аның дуслары”  нәфис фильмын тәкъдир итү кичәсе булды.  Фильмны карарга  Югары Тегермәнлек, Уракчы, Ямаш, Күгәрчен мәктәбе укучылары һәм укытучылары да килгән иде.
Авыл... Су буе... Елга буенда өч буын вәкиле – бабай, әти кеше һәм онык – балык тотып утыралар. Ләкин әти кешенең уенда балык тоту түгел, укучы малаеның туган телен белмәвенә ул нык борчыла. Ярдәмне туган авылыннан, әтисеннән көтә.  Әнә шулай башланып киткән фильмны тын да алмыйча карадылар. Иң беренче тамашачыны җәлеп иткән авылыбыз табигате безне геройлар белән бергә вакыйгалар агышына алып кереп китте. Ә инде танылган артистлар янында Юлсубино һәм Күки балаларын да күрү – безнең өчен горурлык иде. Танылган артистларыбыз Әзһәр Шакиров, Дания Нуруллина,  Зөлфирә Зарипова, Алсу Әбелханова, Эдуард Үтәгәнев, Әнәс Низамов, Динар Шәмсетдинов, Гөлинә Алиева,Камил Сәйфуллин, Айрат Шамслар катнашында режиссер һәм автор Нурания Җамали көн кадагына суга торган тел мәсьәләсен күтәргән. Фильм тормыш вакыйгалары мисалында бик үтемле тәрбияви чара булуы белән таң калдырды.  Туган татар телебезне саклау белән бергә авылларда бара торган барлык күренешләр: ата- ул, кайнана – килен, бабай - онык, күршеләр, яшьтәшләр мөнәсәбәте барлык нечкәлекләре белән матур, чынбарлык итеп күрсәтелде. Бабасы Минтимергә укытучыларны, өлкәннәрне хөрмәт итәргә,  аларның сүзләрен тыңларга кирәклеген, хәтта адәм баласына кушылган исемнең дә җисеменә туры килергә тиешлеген бик үтемле, гади итеп аңлата. Тел өйрәнүнең өстәл артында гына түгел, ә бәлки хезмәт белән бәйләп алып баруның уңышлы булуын дәлилли.  Бабасы Минтимернең телефонын яшереп, аны чормага иске китаплар янына алып менә. Менә шунда Минтимер  Аркадий Гайдарның “Тимур һәм аның командасы” китабына тап була. Шул китап алга таба вакыйгаларны хәл итә. Ялгыз кешене “Картлар йорты”на урнаштыру авыл халкы өчен зур оят. Картларның шул турыда сөйләшүләрен ишетеп, Минтимер  һәм күрше кызы, әбигә белгертмичә, аның утынын ярып өяләр, су китереп  куялар. Алга таба, авыл балалары белән берлектә өмә ясап, чишмәләрне чистарталар. 
Фильмның ахыры да нәкъ тамашачы көткәнчә тәмамланды. Билгеле бер вакытка гына кайткан егетнең, ана телебез үзенчәлекләренә тулысынча төшенеп,  камил сөйләшүе безне дә уйланырга мәҗбүр итте. Безгә мирас итеп бирелгән туган телебезне балаларыбызга, оныкларыбызга саф, матур итеп тапшыра алырбызмы? Киләчәктә оныкларыбыз белән ана телебездә аралаша алырбызмы? Борчулар күп, иншаллаһ, өметләребез акланыр дип ышанасы килә. Арслан бабай әйткәнчә, “Үз телеңне белү – бәхет, чит телне өйрәнү – байлык, телеңне белеп тә сөйләшмәү – ата-анаңны, әби-бабаңны хөрмәт итмәү белән бер”.
Илзирә Кәримуллина,
 Юлсубино мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса