Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшә әле сөеклебез, безне сөендереп

«Гомер аккан су кебек» диләр бит. Әле күптән түгел генә аның 80, 85, 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үткән идек.

Инде менә 95 яшьне дә тутырды безнең өчен кадерле булган әтиебез, дәү әтиебез, оныкчаларның яраткан бабалары Юлсубино авылында гомер итүче Әмир Габдулла улы  Габдуллин.
Дәү әти яшьтәшләре кебек авыр сугыш еллары чорында үсмер чагында ук «тормыш арбасына җигелеп»  аның әчесен-төчесен, нужасын күп татыган.  Башкалар белән илебезнең ул көрәштә җиңеп чыгу шатлыгын кичергән. Әбием Фәүзия белән гаилә корганнан соң армия сафларына барып  4 елын Ватанга хезмәт итеп кайткан. Алар 6 кыз һәм бер малай тәрбияләп үстерделәр.
Дәү әтиебезне шушы бәйрәм шатлыгы белән уртаклашырга район башлыгы урынбасары, Фирдания Әхмәтҗанова, район халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рафаэль  Исмәгыйлев, авыл җирлеге башлыгы Харис Гатиятов килеп җылы котлау сүзләре һәм бүләкләрен тапшырдылар.
Кичен төп нигездә күпсанлы балалар, оныклар җыелып юбилярга үзебезнең матур теләкләребезне җиткердек.

Күп санлы туганнар исеменнән оныгы Алсу Вафина.
Юлсубино авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев