Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа ел төнендә ничек теләк теләргә?

Яңа ел төнендә теләнгәннәре, һичшиксез, тормышка аша диләр.

1. Һәрвакыт теләкнең ахырын уйлагыз. Ягъни, әгәр сез кыйммәтле курортта ял итәргә телисез икән, өстәмә акча турында түгел, ә ялга бару турында хыялланырга кирәк. Акча күбрәк булырга мөмкин, тик көтмәгәндә башка ихтыяҗлар тууы да ихтимал.

2. Башка кешеләр турында теләкләрне әйтүнең мәгънәсе юк, алар шәхсән сезгә кагылырга тиеш. Мәсәлән: “Иремнең югары хезмәт хакы түләнә торган эш табуын телим”, дип түгел, “Гаиләмнең матди хәле югары һәм тотрыклы булсын”, — дияргә кирәк.

3. Беркайчан да башка кешеләргә карата тискәре мөнәсәбәттә булган теләкләрне әйтмәгез. Сезгә барлык начарлыклар кире кайтырга мөмкин.

4. “Тиеш”, “булачак” сүзләрен кулланмагыз, шулай ук “юк” сүзен кулланмагыз. Алар барысы да тискәре энергия алып килә. Мәсәлән, "Мин уңышка ирешергә тиеш" түгел, ә "Мин уңышка ирешәчәкмен!"

5. Теләк теләгәндә хәзерге вакытны гына кулланыгыз. Әгәр дә сез киләчәк заман сүзләрен кулланасыз икән, сезнең үтенечегез мәңгегә шулай булачак.

6. Хәтерегездә тотыгыз, Галәм барлык әйтелгәннәрне кабул итә. Шуңа күрә сөйләгәннәрегез белән сак булыгыз. "Мин бу вазыйфаны теләсә ничек алырга телим!" дигән сүзләрне кулланмагыз. Уйлап карагыз: сез теләгегез өчен теләсә нинди бәяне түләргә әзерме?

7. “Һичюгы” сүзен дә кулланмагыз. Галәмгә сезгә күбрәк бирергә рөхсәт итегез. “Нинди дә булса эш”, дип сорамагыз, хыялыгызда йөрткән эшне сорагыз.

8. Ике төрле уйларга мәҗбүр иткән иткән сүзләрне кулланмагыз. Барлык хәбәрләр дә төгәл һәм ачык булырга тиеш. Мәсәлән, сезнең максатыгыз — торак сатып алу булса, югары хезмәт хакы булган яхшы эш сорамагыз. Торак алу турында уйлагыз.

 

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/t%D3%A9rled%D3%99n-t%D3%A9rle-ni-t%D3%A9rle/iana-el-tonenda-nicek-telak-telarga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса