Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Арыш авылы мәдәният йортында укучыларга фильм күрсәттеләр

Бөек Ватан сугышы кемнәрнең язмышына кагылмаган да кемнәрнең генә башларына кайгы, күз яше, ачы хәсрәт китермәгән.

 Ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган... 
Минем туган авылым да бу кайгы-хәсрәттән читтә калмаган. Бу дәһшәтле елларда туган авылыбыз ниләр кичерде икән? Менә шушы сорау мине һәрвакыт уйланырга мәҗбүр итә иде. Сугыш еллары елдан-ел артта калганга әби-бабаларыбыз сирәгәя һәм олыгая барганга, безнең буын бу хакта белмәгәнгә күрә, исән булган тыл батырлары, сугыш чоры балаларыннан, сугыш хатирәләрен барлап, интервью аласым килү теләге белән күптәннән янып йөрдем. 
Кызганычка каршы, бүгенге көндә авылыбызда сугыш ветераннары бөтенләй дә калмады. Елдан-ел тыл батырлары, сугыш чоры балалары да кими бара. Яңа Арыш авыл советыннан алынган рәсми документларга караганда, алар – 52 бөртек. Мин каһарман авылдашларымның батырлыкларын киләчәк буыннарга тапшырырга кирәклеген аңладым. Һәм әлеге актуаль теманы яктыртып, «Мәңгегә йөрәктә» дип исемләнгән проект булдырдым. Эшемнең максаты да – илебезнең данлы үткәне, өлкәннәребезнең  кичергән, күргән авырлыклары турында бүгенге буын яшьләренә җиткерү; туган иле, туган җире өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарман авылдашларыбыз белән горурлану һәм алар белән кызыксыну һәм аларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.
Әлеге проект Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнеп, хуплау тапты  һәм «Китапханә эше» номинациясендә җиңү яулап, грантка ия булды. Грантны тормышка ашыру өчен, безнең тарафтан шактый эш башкарылды. Бирелгән финанс чараларына яхшы сыйфатлы камера, штатив, микрофон, экран, проектор алынды. Әлеге техник җиһазлар ярдәмендә шәхсән үзем өлкәннәребездән интервьюлар алдым. 
Өч ай дәвам иткән проект эшчәнлегендә авылыбызның 8 гаиләсендә булдым. Тыл хезмәтчәне Имамиева Галимә апа Сәйфулла кызы, күп еллар җирлегебездә көтүче булып эшләгән Хәйретдинов Нуретдин абый Гыйльметдин улы, тугызынчы дистәсен ваклаучы Хәмидуллина Рәшидә апа Габделгани кызы, бер эштән дә курыкмаган, барлык авырлыкларга түзгән авылдашыбыз Хаҗиева Нәфисә апа, быел 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылаган  Гатиятуллина Бибихәҗирә апа Исмәгыйль кызы, барлык авырлыкларны да түкми-чәчми җиткерүче   Ярмөхәммәтова Мөслимә апа Габделхак кызы, сугыш чоры баласы  Миннеханова Рәшидә апа Вафа кызы, Хөсәенова Нурзидә апа Каюм кызы ул елларны күңелләрендә яңартып, сагышлы һәм күз яшьләре белән тулган утлы сугыш куркынычын искә төшереп, хатирәләре белән уртаклаштылар. Геройларыбызга ул чор тормыш-көнкүреш, ашау-эчү, тылдагы хезмәт, Җиңүне якынайту өчен кылган эш-гамәлләре турында сораулар бирелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса