Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Гомер юлында авырлыклар булмый тормый. Аларны үтәр өчен бер-береңне аңларга кирәк»- диләр Госман һәм Мәйсәрә Хәйруллиннар

Хезмәт сөючәнлек, тәрбиялелек, кешеләргә, үзеңнең якыннарыңа карата мөгаләмә һәм башка сыйфатларны булдыру гаиләдә башкарыла.

Госман һәм Мәйсәрә Хәйруллиннарга барып кергәндә хуҗабикә мәктәптән  эштән кайткан иде инде. Хуҗалыкта, йорт эчендә тәртип күзгә ташланып тора.
-Эшләргә мөмкинлек булганда өйдә утыруны күз алдына китереп булмый әле. 45 еллык хезмәт стажым бар инде. Бер сыйныфларда булмасак та башлангыч белемне ирем дә, мин дә туган авылыбызда алдык, урта мәктәпне Юлсубино авылы мәктәбендә тәмамладык. Әйбәт укыдым, дип саныйм үземне. Чыгарылыш сыйныфта “Кем булырга телисең?” дигән анкета соравына теләсәм дә “Укытучы” дип язарга базмадым,башкалар белүдән читенсендем. Өйдә әти-әни белән киңәшләшкәч алар дөресен язарга әйттеләр. 1979 елның сентябрь аеннан,  Ямаш башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли башладым, читтән торып Казан педагогия институтына укырга кердем, - ди Мәйсәрә.
Менә шул вакыттан башланган хезмәт юлы бүген дә дәвам итә. Ямаш авылында урта мәктәп төзелгәч, югары сыйныфларда география, биология фәннәре укыта башлый. Мәктәпнең яшелчә-җимеш бакчасында эшне оештыруны да аңа йөклиләр. Моңа бәйле рәвештә ел саен үткәрелә торган укытучыларның август конференциясендә, төрле ярминкәләрдә уңыш нәтиҗәләрен тәкъдим итәргә туры килә.
Әңгәмәне йорт хуҗасы Госман белән дәвам итәбез.
-Юлсубино авылында урта мәктәп оештырылгач без аны беренче тәмамлаучылар булдык. Күки, Ямаш авыллары шунда йөреп укыдык. 

(Тулысынча газетадан укый аласыз)

Нияз Шәйдуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X