Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гөлүсә Зәйнуллина: «Булдыклы кеше кайда да югалмый»

Нәзир һәм Гөлүсә Зәйнуллиннар шәхси хуҗалыкларында күпкырлы эшчәнлек алып баралар

Ни сәбәптәндер, бүген бердәм төстә үз хезмәтләре  белән күпләрне сокландырырлык итеп яшәүчеләр авылларда сирәк калып бара.
 Әле шушы көннәрдә генә Урахча якларына барып чыккач, авыл җирлеге Советында эшләүче кызлар, сезне үзебез чакырырга уйлап йөри идек, бик вакытлы килдегез, дип барысы да беравыздан диярлек Зәйнуллиннар гаиләсе белән очрашырга киңәш иттеләр.
Килүебезнең максаты башка булса да тыңламый булдыра алмадык. Чыннан да алар тәкъдим иткән бу күркәм гаиләне һич кенә дә башкалар белән чагыштырып һәм бүтәннәр белән тәңгәл куеп та булмый. Гадәттәгечә, гаилә башлыгын өйдә очрата алмадык, ул кичектергесез эшләре белән умарталыгына киткән.       Хуҗабикә Гөлүсә районыбызның Түбән Тегермәнлек авылында туып-үскән. Дөресрәге, мәктәптә 2 нче сыйныфны тәмамлагач әтисе Рашат абзый хатыны Миннехәҗәр апаның гомерен саклап  калу ниятеннән (табиблар аңа хатыныңның гомере кыл өстендә, тиз арада яшәү урынын үзгәртергә киңәш иткәннәр) 6 балалы гаиләсен алып ерак сәфәргә -Ташкент якларына чыгып китәргә мәҗбүр булган. Булдыклы кеше кайда да югалмый, дигәндәй, алар чит-ят җирләрдә җирле халыктан бер дә ким яшәмиләр. Балаларын укытып, һәркайсына күңелләре тарткан һөнәр сайларга булышалар, тормышларын җайга салырга ярдәм итәләр. Әти-әнисенең бик тә акыллы бу тормыш алымнары кызлары Гөлүсәдә дә чагылыш тапкан. Алдында торган максатына кыз үз көче белән ирешергә гадәтләнә. Күңеле тарткан эшен таба, бер дигән яхшы һөнәр серләрен үзләштерә. Иң куанычлысы, чит җирләрдә дә үз гореф -гадәтләребезне онытмыйлар алар. Күрше Башкортстан якларында туып-үскән татар егете Нәзир белән бер- берсенә охшаш яклары да күп аларның. Икесе дә тәвәккәл, хезмәт сөючән һәм тырышлар. Кулдан килмәслек эш юк алар өчен. Шулай булмаса, Гөлүсә Мәскәүгә барып ветеринария институтына укырга кереп аны уңышлы төстә тәмамлап кайта алыр идемени? Яхшы булса да торган җир, сагындыра туган ил, дигәндәй, алар  бергәләшеп уйлашкач Татарстанга кайтырга ният кылалар. 1996 елда әти-әнисе үз нигезләренә Түбән Тегермәнлеккә кайта.(Шунысы куанычлы, табиблар исәпле гомере калды, дигән әниләренә күптән түгел 86 тулган.)  Кызы белән кияве Мел.Починок авылын үз итәләр. Алган һөнәре дә туган ягыбызда бик ярап куя үзенә. Гөлүсәне сөенеп ул чорларда район “Сельхозтехника” берләшмәсенең ярдәмче хуҗалыгы фермасына баш белгеч итеп кабул итәләр. Ә биредә исә ул елларда терлекләрнең баш саны бер меңгә якынлаша. Нәзир дә тик утырмый, күп төрле һөнәр иясе буларак хуҗалык эшләрендә актив катнаша. Гөрләтеп көйле эшләгән хуҗалык, олы комплекслар белән тиңләштерерлек фермалар таралып, юкка чыккач та кайберәүләр кебек югалып калмый Зәйнуллиннар. Сатып алган йортларын яңартып, абзарларын киңәйтеп күпләп терлекләр асрый башлыйлар. Менә монда инде Гөлүсәнең Мәскәүдә алган белеме һәм ярдәмче хуҗалык фермасында 16 ел дәвамында баш белгеч буларак туплаган тәҗрибәсе бик ярап куя. Әле шунысын да әйтергә онытып торам икән, алар күпләрне сокландырып 7 бала тәрбияләп үстергәннәр. Үзләренең 3 балалары янына сеңелесенең 4 баласын сыендырып аларга бер дигән төпле тәрбия бирә алганнар. Менә шундый киеренке тормыш мәшәкатьләре белән вакытның тиз узуын гына күр син. Бүген инде аларның яннарында мәктәптә укучы ике балалары гына калган.  Алар әти-әниләренә йорт, хуҗалык эшләрендә бик теләп булышалар. Әллә инде әнә шулай кече яшьтән үк яхшы хезмәт тәрбиясе алганга, барлык балалары югары белем алып тормышта үз урыннарын тапканнар. Олы уллары Искәндәр югары хәрби уку йортын тәмамлап Украинада махсус операциядә катнаша. Кызлары Фәридә гаиләсе белән Самара шәһәрендә төпләнгән, ул мәктәптә  балаларга белем бирүдә хезмәт куя.
 Дәвамын " Авыл офыклары" газетасында укый аласыз

Автор Идрис Аметов     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X