Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гасырлардан гасырларга килә шагыйрь иҗаты

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам: Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам! (Габдулла Тукай)

“Без – Тукайлы халык” 

Язның бу матур көннәрендә гадәттә бөек шагыйребезгә багышланган бик күп тантаналар уза. Безнең Балык Бистәсе районы җәмәгатьчелеге дә Тукаебызның 137 еллыгын төрле чаралар белән билгеләп үтте.
“Авыл офыклары” район газетасы  оештырган “Без – Тукайлы халык” дигән “түгәрәк өстәл” артында очрашу әлеге чараларның берсе. Аның иң зур бәһәсе укучылар, татар теле укытучылары, районыбызда яшәп иҗат итүче язучылар катнашында узуы. Өлкән буынның яшь буын белән бер өстәл артында утырып сөйләшер сүзе булуында. Иң кадерлесе – телебез язмышы турында без генә түгел, үсеп килүче буын да уйлана. Бу очрашуда  мин балалар күңелендәге матурлыкны, яктылыкны, туган телебезгә, халкыбызның гореф-гадәтләренә булган хөрмәтне күреп сокланып, сөенеп утырдым. Әлеге чараны үткәргән район газетасының җаваплы хезмәткәрләренә рәхмәтем зур. Яшь буынны әдәби мирасыбызга якынайткан мондый чараларны ешрак уздырырга, әдәби түгәрәкләрнең эшчәнлеген тагын да ныграк җанландырып җибәрсәк иде. 

 

Автор Рәсимә Гарифуллина.

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса