Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фирдания Әхмәтҗанова: «Әниләр–дөньябызның яме»

Әниләр көненең матур хатирәсе әле күңелләрне озак җылытыр.

Район мәдәният йортында, үзәкләштерелгән китапханәләр системасында узган бәйрәм кичәләре дә гүзәл мизгелләре белән тарих битләренә язылды.

“Барысы өчен рәхмәтлемен, әни!”

–Әниләр–дөньябызның яме. Ана мәхәббәте безне көчле булырга, авырлыкларны җиңеп, уңышка ирешергә ярдәм итә. Чын күңелемнән сезгә исәнлек, күңел тынычлыгы, гаилә җылылыгы телим. Күп балалы, тәрбиягә һәм опекага ятим, караучысыз калган балалар алган гаиләләргә аерым рәхмәт сүзләремне ирештерәм. Балаларыгызга терәк булып, гомер буе алар янәшәсендә, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын! – диде район мәдәният йортында узган бәйрәмдә район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова. 
Тамаша залындагы хатын-кызларыбызга бүләк ителгән ак чәчәкләр бәйләме әлеге тәбрикләүләргә үз матурлыгын өстәде. Сәхнә исә җыр-биюләрдән тынып тормады. Әниләребезгә әйтелгән ихтирамлы сүзләр йөрәкләрдән-йөрәкләргә күчеп җанны җылытты, күңел дөньясын нурга күмде.
Мәдәният йорты фойесында “Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман” төбәк мәгълүмат проекты нигезендә төзелгән күргәзмә дә бу көнне күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Анда илебезнең һәм республикабызның икътисадый, социаль, фәнни һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән асыл затларыбызның эшчәнлеге яктыртылган иде. Күргәзмәдә алдынгыларга төрле елларда тапшырылган орден-медальләр, Мактау грамоталары белән бергә фотолары да урнаштырылган. Хезмәтләре белән макталган, күңелләребезгә горурлык өстәгән әниләребез бик күпләргә үрнәк булырлык!

“Алтын куллы әниләр”

Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасында уздырылган Әниләр көнендәге күргәзмә исә хатын-кызларыбызның осталыгын тасвирлаган. Төсле җепләр кушып бәйләнгән бәллүнкиләр, йон оекбашлар, мамык шәлләрнең җылылыгы карап торышка ук сизелә сыман. Төрле сәйләннәрдән үрелгән, төсле буяулардан язылган картиналарга исең китәрлек. 
–“Алтын куллы әниләр” дип юкка атамадык бу күргәзмәне. Хатын-кызларыбызның кул эшләренә осталыгы, аларның фантазиясен чагылдыра ул. Татлы ризыклар, камыр ашларын да әниләребез кебек пешерә белүчеләр сирәктер, –ди әйдәп баручы китапханәче Фәүзия Хөсәенова, күргәзмә белән таныштырып.
Бәйрәм кичәсе биредә ихлас җанлылык, күркәм аралашу дәрәҗәсендә узды. Танылган шагыйрьләр, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Вазыйх Фатыйхов, Рәсимә Гарифуллинаның кичәгә килгән асыл затларыбызга җиткергән изге теләкләре, әниләребезгә аталган шигырьләрен укулары да   җанга ял бирде. 
Әниләребез бәйгеләрдә тапкырлыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр, җыр-биюдә дә сынатмадылар. Кичәне гаҗәеп матурлык белән оештырган Фәүзия Хөсәеновага, китапханә җитәкчелегенә һәркем рәхмәтле калды.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса