Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эльмира Галимҗанова «Ирем йөкле икәнемне мобилизацияләнгәннән соң гына белде»

Яңа Арыш авыл китапханәсе мөдире Разилә Мөхәммәтрәхимова Яңа Арыш авылыннан Азат Галимҗанов гаиләсендә булды.

 Ул сентябрь ахырында өлешчә мобилизация кысаларында хезмәткә чакырылды. Бу көнне без Азатның тормыш иптәше Эльмира белән күп сөйләштек. Мин аларның хәлләрен  белдем, гаилә башлыгы булмаганда нинди авырлыклар кичерүен, элемтәгә чыгуы турында һ.б. сораштым. Шулай ук, Эльмира шатлыгы белән дә уртаклашты, ирен мобилизацияләгәннән соң, үзенең бәби көтәчәген белгән. Ул шунда ук телефон аша элемтәгә кереп, ире белән шатлыгын уртаклашкан. Азат та бик сөенгән.
Кунакка буш кул белән йөрү гадәте юк, менә мин дә күчтәнәчләр алып килдем, кызыклы журналлар һәм газеталар белән уртаклаштым. Авылдашыбызның тиз арада җиңеп кайтуын телибез.Эльмирага сабырлык насыйп булсын.

 

(Тулырак язманы "Авыл офыклары" газетасының чираттагы санында укый алырсыз).
Автор Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X