Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Декабрь аеннан кайбер пенсионерларның пенсиясе артып киләчәк

Россиядә туганнарын караучы пенсионерларга 2400 сум күләмендә өстәмә акча түләнәчәк.

 Россиядә пенсионерлар өчен яңа түләү барлыкка киләчәк. Бу хакта primpress юристы Ирина Сивакова хәбәр итте.

Юрист яңа түләүнең 2400 сум булачагын белдерде. Ул авыру туганнарын караучы пенсионерларга исәпләнгән. Әлеге айлык түләүне рәсмиләштерү өчен Пенсия фондына гариза бирергә кирәк булачак. Ирина Сивакова билгеләп үткәнчә, пенсионерлар әлеге өстәмәне хезмәт статусына һәм керем күләменә карамастан ала алачак. Ләкин шарты бар. Инвалидлык аркасында эшкә яраксыз туганының яки ире-хатыны булуын, аны карап-тәрбияләп торуын түләүгә дәгьва кылучы Пенсия фондында расларга тиеш. 

 Мондый өстәмә түләүнең күләме 2400 сум тәшкил итә. Ноябрь ахырына кадәр гариза бирүчеләрнең барысына да декабрь аеннан рәсмиләштерәчәкләр. Шул ук вакытта аңа эшләүче пенсионерлар да исәп тота ала, әмма бу очракта әлеге өстәмә түләү еллар дәвамында индексацияләнмәячәк.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/rossiyalelrne-pensiyalre-dekabr-aennan-artyp-kilchk-lkin-barysyna-da-tgel

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса