Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләрне Радик Ислямов Раштуа бәйрәме белән котлый

Раштуа бәйрәме уңаеннан район башлыгы Радик Ислямов котлавында мондый юллар бар:

«Православие динендәге хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән тәбрик итәм! Күпмилләтле районыбыз соңгы елларда рухи күтәрелеш кичерә, традицион дини нигезләребезгә кайту киңрәк колач ала. Халыклар дуслыгын ныгыту, җәмгыятьтә толерантлыкның кагыйдәгә әверелүе нигезендә тарихыбыз белән кызыксыну арта, гыйбадәтханәләр ачыла. Башка диннәр кебек православие дә халыкка хезмәт итүдә активлык күрсәтә. Раштуа гаиләләрегезгә иминлек, шатлык-сөенечләр алып килсен, туганнар һәм дусларны бергә җыйсын!
Яңа ел шатлыклы вакыйгаларга юмарт булсын, өметләрне акласын, ә Якты Раштуа бәйрәме һәр гаиләгә бәхет, тынычлык һәм муллык китерсен.
Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм үз-үзегезгә ышаныч телим».
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса