Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, табигатькә зыян салмагыз...

Еллар үтү белән халык та нык үзгәрде, инде бик күпләр көтеп ала торган җәйге ялларны гаилә белән чит ят җирләрдә үткәрергә гадәтләнеп баралар.

Җәйге гүзәл ямьле көннәрнең берендә иң якын кешең, яисә гаиләң белән тозлы, пычрак диңгез буйларыннан күпкә сихәтлерәк Чулман елгасы буена төшеп утыруга ни җитә, әле ул күпкә файдалырак та булыр иде. Бу вакытларда тирә-юньдәгеләр белән якыннан аралашып алсаң,  аларның  күбесе диярлек күрше Питрәч, Теләче, Саба районнарыннан килүләренә бер дә гаҗәпләнмәгез. Алар үзләрендә бездәге төсле  мул балыклы, чиста сулы, урыны белән диңгезне хәтерләткән елга-күлләре булмавына нык борчылалар. Билгесез сәбәпләр аркасында бүген күпләребез әнә шушы гүзәллекне һәм матурлыкны күрә, бәяли белми башладылар кебек. Аннары, бүгенгесе көнне халкыбызның шушы гүзәл табигатебезгә сакчыллык күрсәтмәүләре дә нык эчне пошыра. Иң борынгы матур Чулман яр буйларында ял итүчеләр таралу белән чәчелеп калган чүпләрне  күрсәгез һич кенә дә аларны җыеп бетерерлек түгел. Әле шуннан соң көчле җил дә кузгалса бөтен яр буйларына тигез итеп таратып атачак ул аларны. Бүгенгесе көнне барыннан да күбрәк очраган полиэтилен, пластик кисәкләренең табигатебез өчен ни дәрәҗәдә зыянлы булуын берәүгә дә аңлатырга кирәкмидер, мөгаен. Хәер, елга буйларын гына түгел, туктаусыз рәвештә халкыбызны сихәтле, чиста суы белән тәэмин итеп торучы чишмә буйларын пычратудан да тартынмыйлар кайберәүләр. Ерак чишмәгә һәр төшүебездә, чират көтеп торган арада берәр пакет (кайбер вакытларда капчык та тула) чүп тутырып алып кайтырга гадәтләндек. Әнә шушындый изге урыннарны гына түгел, инде күпләребез район үзәгендәге ямьле ерганак, яшел хәтфә чирәмлекне чүпләүдән дә кыенсынмыйлар. Бу хәлләргә бик күпләрнең нык ачуы килә. Яз башында, әнә шушындый тәрбиясез, шапшак, әйләнә-тирә табигатебезне пычратучыларны,  боларны күреп торган күршеләрем әйтүе буенча, өмәгә чакырып караган идек. Каракның бүреге яна дигәндәй, ник берсе килсен! Ә менә гүзәл табигатебез пычрануына битараф булмаучылар актив катнаштылар өмәдә. Алар белән гадәти эш көннәрендә дә бу хакта еш фикерләшәбез. Әлбәттә инде бу яман хәлгә чик кую максатында күпләр видеокүзәтү приборлары урнаштырырга киңәш итәләр. Әмма аның уңай нәтиҗәсе булырмы икән? Бу чаралар хәлне беркадәр туктатып кына торырга мөмкиннәр, җәмгыятебездәге әлеге проблеманы тулысынча уңай хәл итә алмаячаклар. Шуңа күрә хөрмәтле райондашларыбызга матур, ямьле табигатебезне чүпләмәгез, үзебезнең туган җиребезне зыянлы һәм кеше сәламәтлеге өчен куркынычлы чирләр чыгаручы калдыклар белән чүпләмәгез дип кат-кат искәртәсем килә. Район хастаханә хезмәткәрләренең әйтүләренә караганда йогышлы һәм яман шеш авыруларының артып торуы да шуның  белән бәйле. Боларны без бары тик бердәм төстә алынганда гына уңай хәл итә алачакбыз. Медицина хезмәткәрләре дә инде илдәге экологик хәлнең бер дә тотрыклы булмавын искәртүдән тәмам  арыдылар булса кирәк. Аннары бүгенгесе көнне районыбызда әнә шуларның һәммәсен дә ел әйләнәсе үз күзәтүләре астында тотарга тиешле санитария службасы да нигәдер боларга күз йомалар төсле тоела. Дөрес, алар яз башларында бер  шаулап алалар да тынычланалар. Ә менә район үзәгендә һәр адым саен диярлек көнкүреш калдыклары өчен куелган контейнерлар янәшәсендә законсыз  чүплек көннән-көн үсә, киңәя. Мондый выкытта берәүгә дә битараф булырга ярамый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса