Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр бүләкләү тантанасында катнаштылар.

18 декабрь көнне Балык Бистәсе районы китап сөючеләре Казан шәһәренең «Пирамида» концертлар залында XXI әдәбимарафон проектының финалистларын бүләкләү тантанасында катнаштылар.

Ул  "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм татарча IT-проектлар бәйгесенең  финалистларын бүләкләү белән бергә үтте. Россия төбәкләреннән дә катнашучылар бар иде.  Тантана бик күп әдипләр, җырчылар, җәмәгать эшлеклеләре катнашында узды.

Әлеге  елның 1-21 октябрь көннәрендә үткәрелгән XXI әдәбимарафонда безнең районнан  барлыгы 37 кеше катнашып, финалист булдылар. Иң күп китап укучы район исемлегендә булуыбыз безне бик сөендерде. Мин исә, китапханәче буларак, әдәбимарафонда беренчеләрдән булып катнашучылардан. Һәр марафонда актив катнашып киләм. Үз артымнан улым белән кызымны да ияртә алуым белән бәхетлемен. Китап укырга кызыксындыру уятырга, китап укуның никадәр ләззәт, нихәтле тирән белем бирүенә төшендерергә тырышам.

Тантанада «Әдәби марафон» бәйгесендә катнашучылар арасында аеруча популяр булган язучылар һәм шагыйрьләрне дә әйтеп киттеләр. Иң күп укылган авторлар: Зифа Кадыйрова, Айгөл Әхмәтгалиева, Гөлсинә Галимуллина, Сания Әхмәтҗанова, Мәдинә Маликова, Нәбирә Гыйматдинова, Гүзәл Галләмова, Марат Кәбиров, Гөләрә Шәрипова, Рифә Рахман, Илсөяр Иксанова, Зөлфәт Хәким, Раил Гатауллин, Факил Сафин, Галимҗан Гыйльманов.

 Балыкбистәлеләр тантанадан  Дипломнар, бүләкләр  белән кайттылар. Тантана башланыр алдыннан күренекле язучылар белән истәлеккә  фотоларга төштек, башка районнардан, башка төбәкләрдән килгән милләттәшләр белән аралашып, рухланып кайттык.

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса