Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, боз өстендә сак булыгыз!

Салкыннар килү белән сулыклар боз белән каплана башлады.

 Беренче карашка нык булса да, ул юка булырга мөмкин, шуның белән куркыныч тудыра.
Тормышын куркыныч астына куеп бозга чыгучы гражданнарның төп контингенты – балык тотучылар һәм елга аша ерак араны якынайтырга тырышучы кешеләр. Балык тотучылар зур «уңышка» өмет итеп гомерләрен куркыныч астына куялар. Ял көннәрендә мондый очраклар тагын да арта.
Боз калынлыгы хәтта сулыкта да бер үк түгел. Боз яр буенда, елга кичүләрендә, елгалар кушылган урыннарда, борылышларда, туңып калган әйберләр янында,  җир асты чыганаклары янында, сулыкларга җылы сулар агып төшкән урыннарда юкарак була. Кар астындагы боз да бик куркыныч һәм ышанычсыз. Бәкеләр, боз ярыклары кар катламы белән капланган очракта кеше салкын суга төшәргә мөмкин.
Бозда куркынычсыз булуның төп шарты-аның калынлыгының йөк күтәрүчәнлегенә туры килүе.
Хөрмәтле кунаклар, балыкбистәлеләр, шул исәптән балыкчылар! Боз өстенә кермәскә киңәш итәбез. Балык тоту мавыктыргыч шөгыль булса да, үз гомерегезне куркыныч астына куймагыз. 
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта телефон аша хәбәр итегез! Бердәм коткару хезмәте - 01 яки мобиль 101.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса