Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, 2023 елның беренче яртыеллыгына «Авыл офыклары» газетасына ташламалы язылу башлана

5 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр 2023 елның беренче яртыеллыгына «Авыл офыклары» газетасына ташламалы язылу оештырыла.

Безгә һәр укучыбызны саклап калу һәм яшь буын арасында да әбүнәчеләрне җәлеп итү бик мөһим. Киләсе елдан башлап газета атнага бер тапкыр - җомга көнне сигез битле, шулай ук «Атна вакыйгалары»белән чыгачак. Ташламалы язылу  704,28 сум тора. Без Балык Бистәсе, Анатыш, Полянка бистәләрендә яшәүчеләр өчен алты айга 550 сум альтернатив подписка тәкъдим итәбез. Бу очракта газетаны редакциядән килеп алырга туры киләчәк. Оешмада 10 нөсхәдән башлап китереп  бирү гамәлгә ашырылачак.
Язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча, яңа ел алдыннан без гадәттәгечә абонентлар арасында бәйге уздырачакбыз һәм биш җиңүчене билгеләячәкбез.
Акция шартлары: газетага (6 айга) язылырга, квитанция күчермәсен редакциягә З. Шәймәрданов урамы, 31 б йорт адресы буенча яки redrs@mail.ru  электрон почтасына җибәрергә кирәк.

реклама 16+
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса