Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенең «Мишутка» балалар бакчасында Муса Җәлилнең туган көненә багышланган кичә үткәрелде

Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән шагыйрьләр бар.

 Ләкин шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлем белән дә исемен мәңгеләштергәннәр бик аз.
15 февраль көнне, Балык Бистәсенең «Мишутка» балалар бакчасында шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби-музыкаль  кичә үткәрелде. 
Кичә Муса Җәлилнең  биографиясе, иҗаты белән танышудан башланып китте. Алып баручы Гөлфия Әхмәтвәлиева кичәгә җыелган кунакларны, балаларны, тәрбиячеләрне тормыш юлы белән таныштырып үтте. Ул шагыйрьнең иҗатын яңача яктыртып, сирәк яңгырый торган шаян шигырьләрен укыды. Аның фронтка баруын, «Моабит дәфтәрләре» турында кыскача мәгълүмат әйтеп узды.  Балалар да буш килмәделәр, Җәлил иҗат иткән шигырьләрне, аңа атап язган җырларны чын күңелдән  илһамланып башкардылар.  Балалар хәтта шагыйрь кечкенә  вакытта яратып уйнаган “Чума үрдәк, чума каз” уенын уйнадылар, театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.  Тәрбияче  шагыйрьнең  йөрәккә үтеп керә торган “Кызыл ромашка”, “Яшь ана”  hәм башка  шигырьләрен сөйләде. Әлеге кичә кысаларында  әти-әниләр белән бергә  Җәлил шигырьләренә ясалган рәсемнәр күргәзмәсе дә оештырылган иде.
 

Дәвамын газета битләреннән укый аласыз.

Рузилә Фәрзекәева,
«Мишутка» балалар бакчасы тәрбиячесе. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса