Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Югары Тегермәнлек мәдәният йортында күңелле очрашу узды

«Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман»

Узган елның 1 сентябреннән «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе «Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» төбәк мәгълүмат проектын эшләтеп җибәрде. Аның максаты - Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе үсешенә тормышның төрле өлкәләрендә зур өлеш керткән хатын-кызлар турында мәгълүматны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү.

Проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә Татарстанның күренекле хатын-кызлары турында китап нәшер ителәчәк һәм документаль фильм эшләнәчәк. Моннан тыш, материалларны ТР Дәүләт һәм муниципаль архивларына, республиканың мәгариф учреждениеләренә тапшырачаклар. «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе әнә шундый игелекле гамәлгә алынган. 
22 май көнне Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы урынбасары Фирдания Гомәр кызы Әхмәтҗанова җитәкчелегендә Югары Тегермәнлек җирлегендә үткәрелгән очрашу да әлеге берләшмәнең эшчәнлеген күрсәтте. Әлбәттә мондый чаралар еш уздырыла. Авылларда яшәүче алдынгы хатын-кызларыбыз, күп балалы гаиләләрнең яшәү рәвешен башкаларга үрнәк итеп җиткерү бик тә кирәкле гамәл.
Агымдагы елның Россия Президенты Владимир Путин карары белән “Укытучы һәм остаз елы”, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән Татарстанда “Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы”  дип игълан ителүе исә һәр чарага үзгә бер җаваплылык өсти. Югары Тегермәнлек мәдәният йортында узган әлеге очрашуга да Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Заһир кызы Закированың, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Мансур улы Садыйковның, мәктәп директорлары, укытучылар, тәрбиячеләрнең килүе аның әһәмиятен арттырды.
–Республикабызда икенче ел инде “Хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман” проекты гамәлгә ашырыла. Безнең Балык Бистәсе хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, муниципаль учреждение хезмәткәрләре дә әлеге проектка бик теләп кушылдылар. Уңышларыбыз да бар. Республикада иң беренче урыннарда булып районыбыздан әлеге проектта йөздән артык хатын-кызыбыз катнаша. Бу катнашу ничек бара соң? “Мәрхәмәт-Милосердие” сайтында билгеле бер бүлек бар. Шул бүлектә хатын-кызлар үзләре турында мәгълүмат калдыра алалар. Шулай ук безнең һәрбер учреждениедән әлеге проектны гамәлгә ашыру буенча билгеле бер кеше билгеләнгән. Әлбәттә мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре бу эштә зур активлык күрсәтеп хезмәтләре белән танылган хатын-кызларыбызны проектка тәкъдим итәләр. Һәм шунысы сөенечле, алар аз түгел!  Без моңа бик куанабыз, горурланабыз, – диде район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова үзенең чыгышында. Һәм исемнәре район күләмендә генә түгел, хәтта республикага танылулы хатын-кызларга район башлыгы Радик Ислямов исеменнән Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Чыннан да төбәгебез татар хатын-кызлары бар яктан да уңган-булганнар. Гаиләләре үрнәк, хезмәтләре белән данланганнар. “Хезмәтемдә – хөрмәтем” дип аталган очрашу кичәсенә чакырылган “Ана даны” ордены иясе, 11 бала тәрбияләп үстергән Гандәлиф Гаян кызы Хәлиуллина, “Татарстанның атказанган табибы Кәүсәрия Юсуп кызы Мостафина, Татарстанның атказанган укытучысы Дилә Мәгъсүм кызы Мөбәрәкшина, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Раушания Әюп кызы Кәбирова, Татарстанның атказанган социаль хезмәткәре Зөлфия Газизҗан кызы Нуретдинованы бүгенге көн геройлары дими, ни диярсең?!

 

 

Автор Фәрвәз Каюмова.

Дәвамын газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса