Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре ул чор экспонатлардан күргәзмә ясадылар

Яңа - 2023 елга аяк басарга санаулы көннәр калды.

Тарихка күз салсак, Яңа елны Россиядә бәйрәм итү 1699 елда Россиянең беренче императоры Петр I тарафыннан кертелә. Йорт хуҗалары өйләре һәм капкалары алдында ылыслы агачлар бизәргә тиеш булалар. 
Чыршы яшеллеге мәңгелек тормыш символы. Елның теләсә кайсы вакытында ул яшел булып тора, кыюлык, тугрылык, озын гомерне тасвирлый. 
Узган гасырның 60-70 елларында яңа ел традицияләрен искә төшерү максатыннан  Балык Бистәсендә туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре ул чор экспонатлардан күргәзмә ясаганнар. Монда 70-нче еллар башындагы ясалма чыршы, Яңа ел уенчыклары, туганнарга һәм дусларга чын теләкләр белән юлланган матур открыткалар күрергә мөмкин. Күп гасырлар дәвам иткән бу искиткеч бәйрәм турында һәрберебезнең үз матур хатирәләре бар. Әлеге күргәзмәне күргәч, балачагыбызны, Яңа ел традицияләрен искә төшердек. 

Тансылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса