Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә террорчылыкка каршы комиссиясе еллык эшчәнлегенә йомгак ясады

Районның террорчылыкка каршы комиссиясе 2022 ел эшчәнлегенә йомгак ясады.

Районның террорчылыкка каршы комиссиясе 2022 ел эшчәнлегенә йомгак ясады.
 Аның киңәйтелгән утырышында район башлыгы Радик Ислямов, район прокуроры Руслан Шакирҗанов, районның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, төрле дини конфессия әһелләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Комиссия секретаре Николай Карпеев 2022 елда Балык Бистәсе районы территориясендә экстремизмга һәм террорчылыкка каршы тору эшендә  оператив хәлнең торышы тотрыклы булуын белдерде. 
Россия Федерациясендә миграция эше даими рәвештә дәүләт структураларында, иҗтимагый даирәләрдә, төрле социаль институтлар, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында игътибар үзәгендә тора. Район территориясендәге мигрантларның төп өлешен БДБ дәүләтләре гражданнары тәшкил итә. Районда чит ил гражданнарының һәм гражданлыгы булмаган затларның криминоген вәзгыятькә тәэсире элеккеге дәрәҗәдә фаразлана. Законсыз миграция каналлары юк. Район территориясендә экстремистик юнәлештәге формаль булмаган яшьләр берләшмәләренең эшчәнлеге теркәлмәгән. Бүгенге көндә районның 38 белем бирү учреждениесенең 16 сында шәхси сак оешмалары тарафыннан саклау оештырылган. Барлык мәктәпләрдә дә тыелган интернет-ресурсларга керү контроле гамәлгә ашырыла, контентны фильтрлау урнаштырылган. Балигъ булмаганнарга ярамаган мәгълүмат тарату фактларын ачыклау буенча социаль челтәрләрне  мониторинглау көндәлек практикага кертелде. Интернет челтәрендә яшьләрне радикаль оешмаларга җәлеп итү, террорчылык һәм экстремистлык берләшмәләре һәм төркем әгъзаларының экстремистик акцияләр һәм санкцияләнмәгән җәмәгать чараларына чакыруларын тарату очракларын ачыклау буенча эш алып барыла. Бу өлкәдә кибердружина актив эш итә. Нәтиҗәдә, безнең төбәк өчен потенциаль куркыныч төркемнәр челтәрендә Балык Бистәсе районы укучылары табылмады. Район территориясендә 45 мәчет һәм 5 чиркәү урнашкан. Районда радикаль һәм традицион булмаган дин формаларын тарату очраклары теркәлмәгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса