Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә «Май чабу» бәйрәме узды

Күңелле Масленица бәйрәме гасырлар дәвамында үткәрелә. Кышны озатудан тыш, православие христианнары бер-берсеннән гафу үтенә һәм гыйбадәтханәгә йөри.

 Балык Бистәсе Үзәк мәйданында кешеләрне бәйрәмгә чакырып җырлар яңгырый. Коймак - бәйрәмнең  төп символы булып санала. Бәйрәмдә катнашучылар Алсу Шәкүрова янына килеп, аның алдан әзерләнгән камырдан  утын белән яга торган мичтә коймак әзерләвен күзәтәләр. Берничә минут һәм коймак әзер! Аларны табадан тәлинкәләргә тиз генә салып, өстәлгә алып куя Алсу. Варенье һәм чәй белән кайнар коймак ашарга теләүчеләр шактый иде.
Бәйрәмчә бизәлгән сәхнәгә уен оештыручылар  чыгып, барысын да әйлән-бәйләнгә чакырды. Бәйрәм башланыр алдыннан социаль мәсьәләләр буенча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Вафина барысын да Масленица бәйрәме белән котлады, иң якты теләкләрен җиткерде.
Бәйрәмнең төп геройлары Никоноровна һәм Христофоровна "Камские зори" халык вокаль ансамбле башкаруында "Ах, Масленица, красавица" җыры астына  биюгә чакыралар.
Менә Масленица да чыкты. "Бәйрәмегез белән, игелекле кешеләр! Сезгә сәламәтлек, тынычлык, шатлык телим! Мин бүген сезгә күчтәнәчкә коймак алып килдем», - диде ул һәм рус милли киемнәрендәге кызлар тамашачыларны кояшны хәтерләтүче коймаклар белән сыйлый башладылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса