Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә инвалидлар көне уңаеннан нинди чаралар узачак

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан районда түбәндәге чаралар узачак.

1 декабрь  – иртәдән Балык Бистәсе автобус маршрутларында җыр-моң белән котлаулар; балалар сәнгать мәктәбендә  «Без - төрле, әмма бертигез» тематик әңгәмә;
2 декабрь – район социаль яклау бүлегендә «Юмарт сишәмбе» акциясе; район мәдәният йортында «Минем кебек кара» нәфис фильмын хәйрия кысаларында күрсәтү; Үзәк китапханәдә чаралар.
3 декабрь – 8.00 сәгатьтә сәнәгать һәм азык-төлек товарлары ярминкәсе, район мәдәният йортында «Дөньяны изгелек тота» концерт программасы (10.00 сәгатьтә башлана), халык-кулланма иҗат күргәзмәсе–район мәдәният йортында 10.00 сәгатьтә башлана, инвалидлар арасында шахмат буенча район турниры; мастер-класслар, балалар иҗат эшләре күргәзмәсе.
5 декабрь – район халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидлар өчен эш урыннары ярминкәсе; балалар сәнгать мәктәбендә мөмкинлекләре чикле балалар һәм инвалид балалар өчен рәсем сәнгате бүлеге укучылары эшләре күргәзмәсе.
6 декабрь –яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлегендә «Изге йөрәк» акциясе; музей буйлап мавыктыргыч сәяхәт (Балык Бистәсе туган якны өйрәнү музее)   
7 декабрь–яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлегендә «Киртәләрсез дөнья» акциясе; «Түгәрәк өстәл» – оешмаларда һәм предприятиеләрдә социаль әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү буенча инвалидлар белән очрашу (социаль яклау бүлеге бинасы, 10.00 сәгатьтә башлана; физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны өйләренә озату.
8 декабрь – Шомырбаш авылына күчмә бригада; районның мәгариф оешмаларында балалар арасында +«Паралимпия уеннары» спорт чарасы уздыру.
9 декабрь – ата-аналар, педагоглар һәм укучылар катнашында «Һәркемгә игелек һәм шатлык бүләк итәбез» концерт-күңел ачу программасы.
1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен киемнәр, китаплар, уенчыклар, гигиена кирәк-яраклары җыю буенча «Игелекле йөрәкләр атналыгы» акциясе; балалар иҗаты конкурсын оештыру һәм үткәрү; концерт программалары, ирекле акцияләр, турнирлар, авыл мәдәният йортларында очрашулар; игелек һәм шәфкать дәресләре үткәрү, сыйныф сәгатьләре үткәрү; «Китап ярдәмгә ашыга» проекты кысаларында инвалидларның өйләренә бару; «Һәркайсында мәрхәмәтле йөрәк» - инвалидларга адреслы ярдәм; транспортта йөри алмаучы гражданнарга табибларның  өйләренә барып медицина хезмәте күрсәтүне һәм башка медицина-профилактик чаралар, әңгәмәләр оештыру каралган. 
Кызыксындырган сораулар белән район халыкны социаль яклау бүлегенә – 2-11-08 телефонына шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса