Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә этномәдәни фестиваль узды

24 март көнне район мәдәният йортында, милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында этномәдәни фестиваль үтте.

 Әлеге фестиваль районда беренче тапкыр уздырыла, аны “Мишутка” Балык Бистәсе балалар бакчасы һәм район мәгариф бүлеге оештырды.
Жюри рәисе Балык Бистәсе муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Вера Малакаева, аның составында укыту-методика эше буенча җитәкче урынбасары - район мәгариф бүлегенең мәгълүмати-методик бүлек мөдире Гүзәл Хәйретдинова, район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Гөлнара Сабирова, тәрбия эше буенча методист Ләйсән Хисамова, Ф. Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе директоры Ильвера Касыймова иде.
Чарада Балык Бистәсе районының барлык балалар бакчалары катнашты. Балалар җыр һәм биюдә осталык күрсәттеләр. Тәнәфестә балалар һәм фестиваль кунаклары өчен мастер-класслар узды. Барлык катнашучылар Диплом һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар.

Мәликә Рәсүлова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса