Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе Үзәк мәчетендә бәйге узды

Балык Бистәсе Үзәк мәчете җитәкчелеге балалар, яшьләр белән тәрбияви гамәлләр алып баруны үзенә максат итеп куя.

 Биредә Ислам дине нигезләренә укулар оештырылган. Аларны тәҗрибәле мөгаллимнәр алып бара. Балаларның җәйге каникул чорларында мәчеттә алар өчен лагерь оештырыла, балалар Сабантуйлары үткәрелә. 
Узган ял көннәрендә биредә балалар арасында Коръән уку буенча бәйге уздырылган. Ул ир балалар арасында ике төркемдә: районда яшәүче Урта Азиядән килгән  һәм татар балалары өчен оештырылган.
Җиңүчеләр билгеләнгән. Чара бәйрәм табыны артында дәвам иткән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса