Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында кышкы ГТО фестиваленең II зона этабы узды

Балык Бистәсе районында «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты һәм «Демография» илкүләм проекты кысаларында, физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт идарәсе оешуга 100 ел тулуга багышланган бөтен халык арасында ГТО кышкы фестиваленең II зона этабы узды.

Ярышларда Питрәч, Теләче һәм Балык Бистәсе районнары катнашты. Команда составында 8әр кеше чыгыш ясады. Сынауларны «Дельфин» комплексының спорт залында кабул иттеләр. Биредә ГТО нормативларныда каралган спорт төрләре буенча көч сынаштылар. Чаңгыда 1,2,3,5 километрларда узышу командалар өчен соңгы сынау булды. ГТО комплексының һәр төренә аерым нәтиҗәләр ясалды. Фестивальнең спорт программасының барлык төрләрендә җыелган очколарның иң зур суммасы буенча нәтиҗәләр 100 очко таблицасы нигезендә билгеләнде. Команда зачеты ГТО комплексының яшь баскычларында шәхси зачетта катнашучылар җыйган очколар суммасы буенча куелды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса