Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында «Иң яхшы гармунчы» конкурсының йомгаклау чарасы узды

«Авыл офыклары» газетасы районара гармунчылар конкурсына йомгак ясады

28 февральдә Балык Бистәсе районында «Иң яхшы гармунчы» конкурсының йомгаклау чарасы узды. 
Аны «Авыл офыклары» газетасы редакциясе үткәрде.  
Мондый конкурсны без беренче тапкыр гына уздырмыйбыз. 2020 елда Балык Бистәсе районында яшәүчеләр генә катнашса, бу юлы социаль челтәрләрдә киң мәгълүмат бирү нәтиҗәсендә конкурска Татарстанның башка районнарында яшәүчеләр дә катнашырга теләк белдерде. 
Бер ай эчендә редакциягә Балык Бистәсе, Буа, Мамадыш, Сарман, Балтач, Аксубай районнарыннан һәм Казан, Чаллы, Чистай шәһәрләреннән 70 видеоролик җибәрелде. Вакыт чикләнгән булу сәбәпле, без социаль челтәрләрдә тавыш бирү өчен барлык конкурс эшләрен берьюлы куя алмадык, әмма урнаштырылган эшләр күп тавыш җыйды. Конкурс шартлары буенча, нәкъ менә сез, хөрмәтле әбүнәчеләр, финалистларны билгеләргә тиеш идегез.
Конкурс биш турдан торды, аларның һәркайсында финал көрәше өчен бер гармунчы билгеләнде.
Ә йомгаклау өлешендә гармунчыларның башкару осталыкларын бәяләргә без жюри төзедек. Аның составында Татарстан Республикасының атказанган артисты, виртуоз-музыкант, якташыбыз Динар Бәдретдинов, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, профессиональ музыкант Марсель Җәләлов, шулай ук композитор Габдразак Мингалиев керде. 
Безнең конкурсның махсус кунаклары - Балык Бистәсе районы буенча Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы җитәкчесе Ильвера Касыймова һәм районыбызның социаль-мәдәни өлкә бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина булдылар.
Шулай ук «Иң оста гармунчы-2021» конкурсы җиңүчеләре Розалия Миңнебаева, Фәрхулла Заһидуллин, Тәфкиль Мөхәммәтҗанов һәм «Халык җәүһәрләре» бәйгесендә җиңүче Хәсән Әхмәдиев та финалистларыбызны котларга килделәр. 
Катнашучыларга бәя бирү һәм җиңүчеләрне билгеләү өчен без жюридан гадел нәтиҗәләр ясавын сорадык.
Тавыш бирү юлы белән конкурсантлар арасында дүрт җиңүче билгеләнгән иде.   Алар-Хәмит Сабиров (Чистай районы) - беренче, Рифат Шәрифуллин (Мамадыш районы) - икенче, Рәмис Хуҗагарипов (Балык Бистәсе районы)-өченче, Азат Афзалов (Балык Бистәсе районы) - дүртенче урынга ия булдылар. Әмма башкаручыларның стилен, осталыгын исәпкә алып, барлык чыгышларны җентекләп өйрәнгән жюри вәкилләре фикере нәтиҗәләрне бераз үзгәртте. Жюри бәяләвенчә, «Иң оста гармунчы» конкурсында Рифат Шәрифуллин беренче урынны яулады, икенче урынга Азат Афзалов чыкты, өченче урынга Рәмис Хуҗагарипов лаек булды, ә дүртенчесен Хәмит Сабировка бирделәр. 
- Мин Балык Бистәсе районы белән горурланам, мондый конкурсларның дәвамлы булуын телим, - диде жюри рәисе Динар Бәдретдинов.
 Балык Бистәсенең «Авыл офыклары»газетасы баш мөхәррире Луиза Ананьева җиңүчеләргә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Шулай ук конкурста катнашучыларны һәм җиңүчеләрне мини-фильмнарда уйнаучы Айгөл Хәмәтвәлиева да котлады.
Чараның иганәчесе - якташыбыз, 2021 елда шундый ук конкурста катнашкан Фәрхулла Заһидуллинга аерым рәхмәт әйтәсе килә. Ул  котлаулар белән чыгыш ясап, мондый конкурсларны өлкәннәр арасында гына түгел, мәктәп укучылары арасында да даими нигездә үткәрергә тәкъдим итте. «Мин җиңүчеләребезне котлыйм һәм мондый чаралар популярлаштырылырга тиеш дип саныйм, чөнки алар талантларны гына ачып калмыйча, халык традицияләрен дә яңарталар»- диде ул.
Конкурстан барлык катнашучылар һәм кунаклар рухи күтәренкелек алдылар. Бу көнне хәтта һава торышы да безне хуплады - яңгырлы һәм карлы көннәрдән соң, ниһаять, кояш балкыды һәм күңеллләрне җылытты. Бәйгенең атмосферасы мәдәният йортларының  узган чордагы эшчәнлекләрен искә төшерде. Ул вакытта сәхнәдә халык яраткан үзешчән музыкантлар еш чыгыш ясады.
Без барлык катнашучыларны, конкурста җиңүчеләрне котлыйбыз һәм чарага килүчеләрнең шундый җылы бәяләмәләре өчен рәхмәт белдерәбез. Без саубуллашмыйбыз, ә барыбызга да «Яңа очрашуларга кадәр, дуслар!» дип әйтәбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса