Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе район Советы Аппараты җитәкчесе Рөстәм Җамалиев яңа вазифага күчте

Шушы көннәрдә район Советы Аппараты җитәкчесе Рөстәм Рәсим улы Җамалиев яңа вазифага күчте.

Ул Балык Бистәсе районы Советы аппараты белән 2018 елдан җитәкчелек итте. Үз  эшен төгәл башкарды  һәм абруй казанды. Вазыйфалары кысаларында эшен дөрес һәм оператив оештырды.
Район Советы Аппараты җитәкчесе статусы буенча район башлыгы урынбасарларына тиңләштерелә. Аның карамагында - оештыру, юридик бүлекләр, кадрлар хезмәте, район башлыгы ярдәмчеләре, шулай ук матбугат хезмәте. Боларның барысы да зур көч, җаваплылык һәм профессиональлек таләп итә.
Район башлыгы Радик Ислямов Рөстәм Җамалиевның югары профессиональлеген, максатчанлыгын, эшенә тугрылыгын билгеләп үтте һәм район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Тугры хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм республика күләмендәге эшчәнлегендә уңышлар теләде.
Рөстәм Җамалиев үз чыгышында һәрвакыт намуслы һәм кешеләргә карата гадел мөгамәләдә булырга тырышуын әйтте.
- Минем өчен Балык Бистәсе районы кадерле, биредә максатчан һәм җаваплы кешеләр эшли. Еллар дәвамында мин хөрмәтле җитәкчеләр белән эшләү бәхетенә ирештем! Балык Бистәсе районының киләчәге зур дип ышанам. Татарстан Республикасы Рәисенең хисап сессиясендә  куйган бурычларны Радик Рәмисович сезнең җитәкчелектәге команда  үтәячәк дип  ышанам, - диде ул.
Район Советы Аппараты җитәкчесе вазыйфасына Фәрит Мансур улы Вафин билгеләнде. Ул моңа кадәр мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе вазыйфасын башкарды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев