Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе мөхтәсибәте янәдән беренче урында

Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте башлангычы белән тормышка ашырылган гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниесе тәмамланды.

Гошер ул - сәдаканың махсус төре, ул бакчада үстереп алынган  уңышны җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Ә аның мәҗбүри булуының асыл мәгънәсе - теләсә кайсы уңыш нигезендә Аллаһының рәхмәте ятуда, чөнки әлеге нигъмәтләр табигать шартларының уңай килүе нәтиҗәсендә өлгерә.  Гошер зәкятнең бер өлеше булып тора.

Республика мөхтәсибәтләре арасында соңгы елларда беренчелекне бирмәгән Балык Бистәсе быел гошер җыю буенча янәдән беренче урынга чыкты. Җәмгысе 256 тонна яшелчә (бәрәңге, чөгендер, кабак, кәбестә, суган, кишер һәм башкалар), җиләк-җимеш кайнатмалары, тозлаган кыяр-помидорлар, бал тапшырылды.

Җыелган гошер сәдакалары, нигездә, мәдрәсәләргә, мәчетләргә, мохтаҗ гаиләләргә, Корноуховодагы картлар йортына озатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса