Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гөлфинә Фатыйхова: «Хәрби хезмәт малайлардан чын ир-ат ясый»

Халкыбыз илдә туган бүгенге вәзгыятьне аңлап кабул итә. Шушы көннәрдә район мәдәният йортында булып узган көзге чакырыш егетләренең әти-әниләре белән очрашуда да шул чагылды. Бирегә район үзәгеннән һәм авыллардан 17 ләп әти-әни килгән иделәр.

 Очрашуда катнашкан Балык Бистәсендә яшәүче Гөлфинә ханым Фатыйховадан хәрби хезмәткә улын нинди хисләр белән озатуы хакында кызыксындым. Кинәт кенә шулай биргән соравыма, ул күзен дә йоммыйча, буыннан-буынга килгән күркәм гадәтнең яшәп килүенә сөенечен белдерде. 
- Менә инде бу елда икенче улым - Илназны озатабыз. Хәрби хезмәт малайлардан чын ир-ат ясый, алар аннан бик күп матур, күркәм гадәтләргә өйрәнеп кайталар, - дип җавап кайтарды ул тыныч күңел белән. Бик матур һәм конкрет әйтелгән хак сүзләр.
Шуның өстенә әлеге очрашуны оештыручыларның берсе район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина да  үз чыгышында районыбыздан киткән егетләребезнең һәркайсы белемле, әзерлекле булуларын, командирларыннан бары тик уңай, куанычлы хәбәрләр генә ишетеп торуына үз сөенече белән уртаклашты. Илдә барган хәрби операцияне барлык райондашларыбыз аңлап кабул итәләр. Нәкъ менә шул нияттән район хәрби комиссары Фәрит Ваһаповның эчкерсез чыгышы да күпләрнең күңеленә хуш килде. Бүгенгесе көнне күпләргә тынгы бирмәгән борчулы сорауларга, кайбер аңлашылмаучанлыкка, гомумән, әлеге очрашуда катнашучыларның күбесенең тискәре уйларына төпле җавап булып та яңгырады. Ул беренче чиратта хәрби хезмәткә алынучыларның әти-әниләренә уллары өчен тыныч булырга кирәклеген белдерде. Бүгенгесе көнне хәрби хезмәттәге бик күп егетләребез белән тыгыз элемтәдә торуын әйтеп үтте. «Әгәр улларыгызны хәрби частьта кыерсытулары, җәберләүләре хакында ишетсәгез килеп әйтегез, теләсә кайсы вакытта юлга чыгып китә алабыз. Бүгенгесе көнне безнең барлык хәрби подразделениеләр белән дә ныклы элемтә бар», - дип билгеләп үтте ул. Аның сүзләренә караганда егетләребезнең күбрәк Оренбург өлкәсенә Һава иминлеген тәэмин итү ( ПВО) гаскәрләренә җибәрелүләрен ассызыклады хәрби комиссар.
Очрашуга килгән Сәрия Нуриәхмәтова улының якын көннәрдә хәрби хезмәткә алыначагын әле бирегә килер алдыннан гына ишеткән.  Ул үзе белән килгән улы Маратны әнисеннән барысын да яшерүе, бернәрсә дә сөйләшмәве өчен җиңелчә генә ачуланып та алды.
-Әтисе Айрат инде күптән барысын да белеп тора икән, ә менә мин ни өчендер аларны соңга калып кына ишеттем, - дип улына җиңелчә генә үпкәсен белдерде ул.  Аңа исә биредә, дөресен генә әйткәндә, улы өчен борчылырлык берни дә юк.  Марат инде бик күптәннән әтисе белән киңәшләшеп үз киләчәген билгеләп, кайбер планнарын  чынга ашырырга да өлгергән. Егет Балык Бистәсе икенче мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлагач ДОСААФта укып автомобильче һөнәрен үзләштергән. Аннары күрше Лаешта авиация техникумында укып кулына диплом алырга өлгергән. Шулай итеп Марат хәрби хезмәткә зур хәстәрлек белән китәргә исәп итә. Тик менә ул әтисе төсле Хәрби Диңгез Флотына түгел, ә менә бүгенгесе көнне иң актуаль булган илебезнең иминлеген тәэмин итүче ПВО гаскәрләренә алынырга хыяллана. 
Бары тик егетләребезгә очрашуда катнашкан барлык әти-әниләр сүзе белән әйткәндә, берүк дөньялар гына тыныч булсын, хәрби хезмәттәге һәм якын көннәрдә китәчәк ир-егетләребез исән-имин туган ягыбызга әйләнеп кайтсыннар иде, дигән изге теләгебезне белдерәсебез килә. Очрашу исә рәсми төс алмыйча, күбрәк гаиләдә сыйлы табын артында эчкерсез аңлашып, киңәшләшүләр төсле бик тә уңышлы итеп оештырылуы белән мәртәбәле булды. Биредә берәүгә дә тартынып, оялып утырырлык булмады, аралашу ике телдә үтте. 
        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X