Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә алдан тавыш бирү актив шартларда бара ( фотолар)

Бүген "Бердәм Россия" сәяси партиясе лаеклы кандидатлар эзләү максатыннан ачык алдан тавыш бирү үткәрә.

Район буенча бүген барысы тугыз сайлау участогы эшли. Балыкбистәлеләр тавыш бирүгә иртәнге сәгатьләрдән үк актив тартылдылар. Иртәнге 10.00 сәгатькә сайлаучыларның инде биш процентка якыны килгән иде.

_ Бу сайлауга килүне дә бурычыбыз итеп кабул иттек.Әлеге практика чит илләрдә күптәннән файдаланыла инде.Без лаеклы кандидатларны үзебез сайларга хаклы." Бердәм Россия" партиясе бу яктан әлегә берәү генә тәвәккәл адымга бара,- диде безгә стажлы сайлаучыларның берсе Хәмәтгазиз Касимов.Ул сайлауга тормыш иптәше белән килгән иде.

Район үзәгендәге №16.26.088 сайлау участогы да иртәдән үк гражданнарны кабул итә башлады. Халык күпләп килә. Әлеге сәгатьләрдә дә дистәләгән кеше сайлау бланкалары алу өчен чиратта тора иде.

Вазыйх Фатыйхов,

Гөлназ Зарипова.

Авторларның фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев