Әнвәр Нургалиев гаиләсендә зур кайгы
Әнвәр Нургалиев гаиләсе тирән кайгы кичерә. Бүген җырчының туганы, бертуган апасының кызы Диана авариягә юлыгып, һәлак булган.
Аның 3 баласы калган. Артист күңелсез яңалыкны социаль челтәрләр аша үзе җиткерде.
"Диана, якыным. Син безнең нәселебезнең кояшы идең. Мин бит сиңа кайтма дигән идем... Гаепле кеше тәмугта яначак..", - дигән җырчы.
Диана Сәфәрова Әнвәр Нургалиевның төркемендә эшләгән, аның якын ярдәмчесе булган. Диананың 3 нәни баласы ятим калды. Без Нургалиевларның тирән кайгысын уртаклашабыз һәм аны күтәрердәй нык сабырлык телибез.
Источник: https://tnv.ru/tat/news/show-business/318451-yrchy-nv-r-nurgaliev-gail-send-zur-kaygy/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа