Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Анатыш авылында ФАП ачылды

Яңа ел алды көннәрендә Анатыш авылы уртасында җыелган халык, елның шулай күңелне сөендерә торган тантана белән тәмамлануына үз күңелләреннән, киләсе ел да шул рухта дәвам итсен иде, дигән уйларын белдергәннәрдер, мөгаен.

Әлеге бәйрәм алды тантанасында катнашкан һәркемнең йөзләре шат,  күңелләре күтәренке иде. Авыл кешеләре сөенечен уртаклашырга муниципаль районы башлыгы Радик Ислямов җитәкчелегендә бер төркем дәрәҗәле кунакларның да катнашулары һәммәсенә яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге өстәгәндәй итте. 
 -Бүгенге заманда авыл җирендә яшәүчеләр өчен фельдшерлык пунктлары булмавы яисә анда эш шартларының түбән булуы бернинди кысаларга да сыймый. Мин беренче чиратта ихлас күңелемнән сезнең бирегә бары тик төпле киңәш сорап һәм профилактик чаралар үтү максатыннан гына килеп йөрүегезне теләр идем, - дип район башлыгы анатышлыларга яңа ел бәйрәме алдыннан игелекле теләкләрен җиткерде.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының капиталь- төзелеш бүлеге башлыгы, якташыбыз Артур Нәбиуллин, Президентыбыз тәкъдиме белән башланган әлеге республика программасы нигезендә, Татарстанда инде 658 фельдшерлык пунктлары файдалануга тапшырылуын әйтте. Ә районыбызда  заманча эшләнгән яңа бинаның 16 нчы фельдшерлык-акушерлык пункты булуына да үз куанычын белдерде. Республикабыз кунагы  шундый социаль әһәмияткә ия булган объектлар төзүдә Балык Бистәсенең лидерлык итүен дә ассызыклап үтте. Ул якын көннәрдә Бирдебәк авылында да шундый заманча яңа фельдшерлык пунктының файдалануга тапшырылачагын искә алып, тантанада катнашкан һәркемнең дә сау-сәламәт булуларын теләде.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Динар Гаязов та районыбыз биләмәсендә бүгенге көн  нормативларына җавап бирмәгән, гади генә уңайлыклары да булмаган ФАП ларның елдан-ел кимүен белдерде.

 

Дәвамын газета битләреннән укый аласыз.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X