Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Александра Антонова:»Сезгә тормышыгызда кыюлык белән атларга, үз бәхетегезне табуыгызны телим»

Сишәмбе көнне районыбызның барлык мәгариф учреждениеләрендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме узды. Бу уку елында мәктәпне 72 - унберенче, 226 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлый.

Балык Бистәсе 1 нче гимназиясен тәмамлаучылар өчен бәйрәм район мәдәният йортында узды.
Соңгы кыңгырау шалтырау-һәр кешенең тормышында тантаналы көннәрнең берсе, ул һәрвакыт йөрәкләрне шатлык белән тулыландыра, әмма шул үк вакытта моңсулык та алып килә. Укытучылар өчен – балалар белән бергә яшәгән, аларга белем, тәҗрибә һәм мәхәббәт биргән тормышның бер өлеше, ата-аналар өчен – балаларның инде үсеп җитүләрен һәм хәзер аларны яңа мәшәкатьләр көткәнен аңлау, чыгарылыш укучылары өчен - балачак, мәктәп белән хушлашу.
Алып баручылар Илшат Кәримуллин һәм Гөлназ Вәлиева тантананың хуҗаларын чакыра. 2023 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе Альбина Галиуллина белән, залга көчле алкышлар астында шарлар һәм чәчәкләр белән бизәлгән сәхнәгә күтәреләләр.
Аларны котларга хөрмәтле кунаклар килгән. Муниципаль район башлыгы Радик Ислямов үзенең котлау чыгышында укытучыларга зур хезмәтләре, ата-аналарына түземлекләре өчен рәхмәт белдерде, чыгарылыш сыйныф укучыларына тормышта үз урыннарын табарга һәм районга яхшы белгечләр булып кайтуларын көтеп калуын әйтте.
Район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков чыгарылыш укучыларына дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруларын теләде.
Беренче укытучылары исеменнән Александра Антонова үзенең үгет-нәсихәт чыгышында чыгарылыш укучыларына үз-үзләренә ышанырга кирәклеген, теләсә нинди тормыш ситуацияләреннән чыгу юлын табарга мөмкинлеген искәртте. "Сезгә тормышыгызда кыюлык белән атларга, үз бәхетегезне табуыгызны телим. Хыялларыгыз тормышка ашсын. Хәерле юл сезгә балалар! - диде ул.
Мөстәкыйль тормышка аяк басу «һава шарында» беренче очыш белән тиңләштерелгән иде. Шуңа күрә соңыннан чыгыш ясаучылар да үз теләкләрен һәм киңәшләрен бу «дирижабль» дә калдыралар.
Сыйныф җитәкчесе Альбина Галиуллина һәм мәктәп директоры Ләйсән Хәлимова укучыларга куелган максатларына кыюлык белән барырга, ата-аналарының, мәктәпнең һәм районның горурлыгы булып калырга теләделәр.
Егетләр һәм кызлар үзләренең укытучыларына, мәктәп җитәкчелегенә ныклы белемнәре, күрсәткән кайгыртучанлыклары, ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.
Беренче сыйныф укучылары сәхнәгә чыккач, һәрберсе беренче тапкыр мәктәпкә белем алырга килүләрен искә төшерделәр.  Алар чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарда сынатмаска һәм бәхетле юл теләделәр.   
Экранда класс җитәкчесе видеосын күрсәткәндә, зал кул чапты, күзләр яшьләнде. Унбер ел узып та киткән!  Алар мәктәп бусагасын беренче мәртәбә атлап кергәндә нинди  кечкенә иделәр һәм нинди матур егет,  кызлар  булганнар! Бу минутларда әти-әниләренең йөрәкләрен   дулкынлану, шатлык, горурлык хисе биләп алган иде. 
Әти-әни булу нинди зур бәхет! Алар кызларына һәм улларына балачакта төшкән һәм хәзерге вакытны тасвирлаган  фотоларын әзерләп сюрприз әзерләгәннәр.  

 

Автор Таңсылу Минһаҗева.

Дәвамын газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса