Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Александр Пономарев үз эшеннән тәм таба

Күпне күргән өлкәннәребез бер дә тикмәгә генә туган якның ямьле табигате бар нәрсәгә дә дәва, дип белмичә әйтмиләр шул.

Кечкенәдән авыл тормышын үз итеп, шуның эчендә кайнап үскән егет-кызларыбыз шәһәр тормышына кызыгып читкә китсәләр дә күпләре анда озак тоткарланмыйлар. Гремячка авылында туып үскән егет Александр Пономаревның да яшьлегендә күңеле  шәһәргә ашкына. Мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң Чистай каласына юл тота ул. Анда тирә-юньгә данлыклы сәгать заводында эшли башлый. Әмма яңа урында барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган булса да авыл баласының күңеле барыбер туган ягына тартыла. Егет тә заводта бер ел эшләгәч, авылына кайта һәм әти-әниләренең данлы эшен дәвам итәргә ният кыла. Корноуховодагы һөнәри училищеда ике ел укып, барлык төр техника белән идарә итә башлый ул. Аннары әнисе Александра Яковлевна - мул савым остасы, әтисе Василий дәдәй дә бар гомерен диярлек техника арасында үткәргәнгә дә егет бу һөнәрне үз итә. Монда әлбәттә инде ул чорларда “Береговой” совхозын гөрләтеп торган, үзе төсле яшь, энергияләре чиктән ашкан егетләр Аркадий Михеев, Виктор Бутин, Николай Маркелов кебек булдыклы һәм хезмәт сөючән механизаторларның янәшәдә булуы да үзенең уңай нәтиҗәләрен бирми калмагандыр. 
Әле үземә дә ул чорларда район күләмендә еш макталган комсомолец егетләр янында бик еш булырга туры килгәләде. Узган гасырның 70 нче ел ахырларында совхоз борчак үстерү буенча нык данга күмелде. Бу бик тә үзенчәлекле һәм четерекле культураны игүгә башкалар бик үк ашкынып тормады. Әллә инде эш сөючән, тырыш һәм инициативалы игенчеләре күп булганга, алар һәрвакыт борчакны үзвакытында, соңармыйча җыеп алуга ирешә иделәр. Ул чорларда совхозны җитәкләгән, районыбызның легендар директоры Алексей Зимуровның төшке аш вакытында үз тирәсендәге механизаторларга, егетләр борчакны җыеп алырга иде, дип үзара киңәшләшкәндә, әнә шушы булдыклы егетләренең бердәм төстә эшкә керешеп төн уртасына кадәр аны тулысынча суктырып алып олы уңышларга ирешүләре хакында сөйләгәне хәтердә яңарды. Ярый әле тәвәккәлләп алганбыз, шуннан соң 3 көнгә сузылган яңгырлардан бик күпләр җәфа чикте, дип сөйләгәне хәтердә уелып калган иде. 
Александр Пономарев бүген дә производствоның алгы сафында, берүзе өч тракторчыга торырлык хезмәт сөючән егет. Бары тик тыйнаклыгы белән башкалардан нык аерылып торган бу механизатор елның-елында Ногманов фермерлык хуҗалыгында алыштыргысыз игенче. Кызу җәйге көннәрнең кайсы гына вакытында барып чыксаң да башын да күтәрмичә эштә очратасың аны. Бу елның язгы кыр эшләре чорында да Александр Пономарев чәчүдә нык макталды.

Язманың дәвамын газета битләрендә укый аласыз.

 

Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев