Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Айсилә Гобәеваның тәүге уңышы

“Бәләкәч” балалар бакчасында тәрбияләнүче Айсилә Гобәева шушы көннәрдә республикабызның Түбән Кама шәһәреннән Диплом алып кайтып әти-әнисен, тәрбиячеләрен сөендерде. Бу 6 яшьлек кызчыкның тырышлыгы, тәвәккәллеге, иҗади осталыгын күрсәткән тәүге уңышы.

 “Нәүрүз гүзәле” республика конкурсының сайлап алу турына шәһәрнең төрле бакчаларыннан 13 бала үтә. Балык Бистәсеннән килгән Айсилә шуларның берсе. - Түбән Кама шәһәрендә узачак әлеге конкурс турындагы нигезләмәне алгач  без дә катнашырга булдык. Максатыбыз  - туган телендә яхшы сөйләшүче баланың талантын, иҗади сәләтен күрсәтү иде. Без моңа ирештек тә. Бәйгенең беренче өлеше презентация рәвешендә булса, икенче өлешендә сәнгатьле итеп шигырь сөйләү, өченче өлешендә пешереп алып килгән ризыкның әзерләнешен жюри әгъзаларына җиткерү иде,  - диләр “Бәләкәч” балалар бакчасы тәрбиячеләре.
Конкурс югары дәрәҗәдә уза. Ышанабыз, Айсилә Гобәеваның алда тагын да күркәм җиңүләре, матур уңышлары булыр. Ә бүген аның кулында “Нәүрүз гүзәле – 2023”республикакүләм бәйгесенең III нче дәрәҗә лауреат Дипломы һәм бик матур истәлек бүләге!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса