Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Агротехникум студентлары «Пушкин картасы» буенча экскурсиядә булып кайттылар

2021 елдан яшьләр арасында мәдәни чараларны популярлаштыру буенча «Пушкин картасы» - яңа милли проект старт алды. Аның максаты - бөтен ил буенча мәдәни кыйммәтләр белән танышу мөмкинлеген һәркем өчен булдыру.

Балык Бистәсе районында укучылар һәм студентлар әлеге ысул белән районда үткәрелә торган концертлар, спектакльләр, кинофильмнарга бару кебек чараларда актив файдаланалар. Күптән түгел агротехникум студентлары «Пушкин картасы» буенча  «Барлык диннәр» гыйбадәтханәсендә, Зөя утрау - шәһәрчегендә булдылар, Раифа тыюлыгының матурлыгын күрделәр. Экскурсия кызыклы һәм эчтәлекле узды.
Дәүләттән билгеле күләмдә акча күчерелә торган карта Россиянең 14 яшьтән алып 22 яшькә кадәрге һәр гражданинга мәдәният учреждениеләренә (музейлар, театрлар, концерт заллары һ.б.) йөрергә мөмкинлек бирә. 
Программада катнашу өчен «Дәүләт хезмәтләре»порталында теркәлергә, аны расларга, "Дәүләт хезмәтләре. Мәдәният» кушымтасын смартфоннарга кертергә, «Пушкин карта»сын — «Мир» түләү системасының виртуаль яки пластик картасын алырга кирәк. Шуннан соң барырга теләгән чарагызны «Афиша» кушымтасында сайлап түләргә кирәк. Аны өч ысул белән башкарып була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса