Яңа Арыш авылында гомер кичерүче Фәрит Хатыйп улы ГЫЙМАДИЕВның 28 июльдә 65 яшьлек олы юбилее.

Кадерле тормыш иптәшем! Сине чын күңелебездән туган көнең белән тәбриклибез. Сиңа озын гомер, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр телибез. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.
Иң изге теләкләр белән: балаларың, оныкларың исеменнән тормыш иптәшең Дания.
Нет комментариев