Балык Бистәсендә яшәүче кадерле әниебез Рәшидә Гомәр кызы Җамалиеваның 7 августта 70 яшьлек күркәм юбилее.
Балык Бистәсендә яшәүче кадерле әниебез Рәшидә Гомәр кызы ҖАМАЛИЕВАның 7 августта 70 яшьлек күркәм юбилее.
Сабыр, изге күңелле, нигезебезнең кояшы булган әниебез! Сине матур бәйрәмең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә гаилә тигезлегендә, якыннарыңның кадер-хөрмәтенә төренеп, җаныңдагы йолдызлар балкышын сүндермичә, күңелеңдәге яшәү дәртен киметмичә, балаларың-оныкларыңның игелеген күреп, бәхетле гомер кичерергә язсын. Киләчәк көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен, гел шулай көләч, ягымлы бул.Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Әниебез!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!
Олыгаям диеп һич кайгырма,
70 яшь ул — матур чак кына.
Балаларың, туганнарың белән
Кадерен белеп яшәр чак кына.
Иң изге теләкләр белән: әтиебез Ильяс, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, кода-кодагыйларың. Котлауларга барлык туганнар, дуслар, күрше-күләннәр кушыла. Бәхетле бул!
фотоpresent5.com
Нет комментариев